+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 Май 2022, 14:25

Көчле химиклар Башкортстанда тәрбияләнә!

Республиканың яшь химигы Бөтендөнья олимпиадасының Русия җыелма командасына кандидат булды.

Көчле химиклар Башкортстанда тәрбияләнә!
Көчле химиклар Башкортстанда тәрбияләнә!
18-24 мартта Мәскәүдә химия фәне буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы узды. Анда илнең барлык төбәкләреннән бу фәнне иң яхшы белүчеләр җыелды. Русия Халыклар дуслыгы университеты базасында катнашучылар өч тур: ике теоретик һәм эксперименталь биремнәрне үтәде. Башкортстан командасы составына 5 иң яхшы мәктәп укучысы — республика олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар керде.

Команданы бу җаваплы бәйгегә Олимпиада хәрәкәте остазлары ассоциациясе мөгаллимнәре әзерләде. Алар команда белән уку елы дәвамында эшләде: даими дәресләр һәм химия мәктәпләрендә, даими дәресләр барышында һәм "Аврора" талантларны үстерү үзәгенең укыту-тренировка җыеннарында. Команданың барлык әгъзалары — республиканың иң яхшы химиклары — Республика инженерлык лицей-интернаты базасындагы УДНТУ предуниверсарийларында укый.

Биремнәр катлаулы булды, үзенчәлекле фикерләүне таләп итте, әмма безнең укучылар аларны уңышлы башкарып чыкты. Олимпиаданың абсолют җиңүчесе булып Вадим Харисов танылды. Ксения Федотова һәм Александр Зиновьев олимпиада призерлары исемлегенә керде. Алар барысы да 9нчы сыйныфта укый һәм иң яхшысы булдылар.
Призер булу өчен Глеб Микрюковка һәм Данил Моталлаповка бик аз баллар җитми калды. Әмма алар өчен барысы да алда әле! Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, олимпиада нәтиҗәләре буенча Вадим Харисов химия буенча Бөтендөнья олимпиадасына әзерләү өчен Русия командаларының укыту-тренировка җыеннарына чакырылган.
"Минем химия белән мавыгуыма остазлар Ассоциациясеннән таныштыру курслары этәргеч бирде. Ул чакта мин бу фән буенча югары дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашу илнең иң дәрәҗәле вузларына укырга керү мөмкинлеге бирә дип уйламый да идем. Үсмерләрнең республика олимпиадасы этәргеч бирде, анда җиңүче булдым һәм мине “Изотоп” җәйге химия мәктәбенә чакырдылар. Бер атна эчендә без еллык химия курсы уздык, ә иң мөһиме вакытны дуслар белән уздырдык!” — дип, Вадим Харисов кичерешләре белән бүлешә.
— Олимпиадалар хәзер — социаль лифт ролен башкара. Олимпиада призерларына республика Башлыгы премиясе бирелә, алар БДИ тапшырмый гына илнең теләсә кайсы югары уку йортына профиль буенча белгечлеккә керү хокукын ала һәм вузда белем алу чорында Русия Президенты грантын алуга дәгъва итә алалар. Башкортстанда куәтле система барлыкка килде, ул укучыларга үз талантларын ачарга һәм үстерергә ярдәм итә, ә аның нигезендә — Русиянең халык укытучысы Лиза Кыям кызы Әһәдуллинаның тәҗрибәсе. Олимпиада хәрәкәте остазлары ассоциациясе — остазлык системасын гамәлгә ашыра торган проект: УДНТУ студентлары мәктәп укучылары белән эшли һәм катлаулы темаларны һәркем аңларлык тел белән аңлата. Аның методикалары буенча 20 елдан артык ел саен “ИЗОТОП” җәйге химия мәктәбе оештырыла. Бу дәресләр, экспериментлар һәм яхшы остазлар гына түгел — бу олимпиада хәрәкәтендә көчле старт. Анда елдан-ел күбрәк укучылар катнаша. Безгә Президент грантлары фонды һәм “Росмолодежь”, шулай ук “Үзгәрешләргә каршы" фонды да ярдәм итә, шуның аркасында үсмерләр олимпиадасында үзләрен күрсәткән укучыларга бушлай юлламалар бирү мөмкинлеге бар. Әмма катнашу бәясе һәркемнең мөмкинлегеннән килерлек, шуңа күрә проектта бу өлкәгә яңа килүчеләр дә катнаша ала, — дип белдерә Олимпиада хәрәкәте остазлары ассоциациясе җитәкчесе Тимур Маннанов.
Шунысы мөһим, Башкортстанда талантлы укучыларны һәм аларның укытучыларын бүләкләү системасы булдырылган.
Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңү яулаган укучылар – 100әр мең, призерлар 60ар мең сум акча ала. Аларны әзерләүче укытучылар да шундый ук премиягә лаек. Шулай ук, талантлы укучылар Башкортстан Башлыгы стипендиясен – ай саен 3 мең сум ала. УДНТУда олимпиада призерларына һәм җиңүчеләренә беренче курста аена 100 мең сумга кадәр стипендия билгеләнә.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: