+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 Май 2022, 11:00

Үсеш үзенчәлекләре булган балаларның ялы ничек оештырылачак?

Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин бу сорауга ачыклык кертте.

Үсеш үзенчәлекләре булган балаларның ялы ничек оештырылачак?Үсеш үзенчәлекләре булган балаларның ялы ничек оештырылачак?
Үсеш үзенчәлекләре булган балаларның ялы ничек оештырылачак?

— Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм инвалид балалар өчен, 300 кешене колачлап, 13 инклюзив смена үткәрү каралган, — дип сөйләде Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.


Җәйге чорда муниципалитетлар тарафыннан “#КаникулыДетиБашкортостана” проекты кысаларында төрле юнәлешләр: техник, табигый-фәнни, физкультура-спорт, сәнгать, туристлык-туган якны өйрәнү, социаль-гуманитар юнәлешләр буенча профильле һәм тематик сменалар үткәрү каралган.


Шулай ук республикада җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында “#TERRAДЕТСТВО” проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк (ял итүнең аз чыгымлы формасы булган ишегалды мәйданчыкларын оештыруны камилләштерү).


Шул ук вакытта тәрбия эшенең һәм каникул чорында балаларның ялын оештыруның бер формасы буларак онлайн-сменалар оештырылачак.

 

Фото: barnaul.org

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас