+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 Мая 2022, 14:35

Башкортстан укучылары Мәскәүдә фикер алыша

17-20 майда Мәскәү шәһәрендә “Русия мәктәп укучылары хәрәкәте"нең "Зур мәктәп пикнигы” үтә.

Башкортстан укучылары Мәскәүдә фикер алышаБашкортстан укучылары Мәскәүдә фикер алыша
Башкортстан укучылары Мәскәүдә фикер алыша
Русия Президенты Владимир Путин "Русия мәктәп укучылары хәрәкәте" Бөтенрусия иҗтимагый-дәүләт балалар-үсмерләр оешмасының V съездында катнашучыларга сәламләү юллады. Дәүләт башлыгының телеграммасы бүген Кремль сайтында басылды.

"Үсеп килүче буынны патриотизм, Ватан тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт нигезендә тәрбияләү белән бәйле мәсьәләләр мөһим гомумдәүләт бурычлары рәтендә тора", - диелә Владимир Путинның укучыларга юлламасында.

Дәүләт башлыгы билгеләвенчә, узган елларда "Русия мәктәп укучылары хәрәкәте" оешмасы үзенең иҗади мөмкинлекләрен шактый ныгытты, үз сафына илнең барлык төбәкләреннән зур, бердәм фикердәшләрне җәлеп итте. Оешмада катнашучыларның үз эшенә карата кызыксынуы һәм формаль булмаган мөнәсәбәте аркасында һәр бала яраткан шөгылен таба һәм талантын күрсәтә ала, дип билгели Президент.

"Сезнең үз эшегез белән кызыксынуыгыз, формаль булмаган мөнәсәбәтегез, мәгърифәтчелек һәм хәрәкәтчәнлек традицияләренә тугры булуыгыз нәтиҗәсендә төрле яклап ярдәмгә лаек ирекле һәм волонтерлык башлангычлары тормышка ашырыла", - дип ассызыклады Владимир Путин.

Билгеле булуынча, 17-20 майда Мәскәү шәһәрендә “Русия мәктәп укучылары хәрәкәте"нең "Зур мәктәп пикнигы” үтә.
Башкортстаннан чарада 7 кешедән торган делегация катнаша (6 укучы һәм озата баручы җитәкче). Алар Уфа, Салават, Ишембай шәһәрләреннән, Уфа, Мәчетле һәм Иглин районнарыннан. Катнашучылар – “Шеф в школе” Бөтенрусия проектының һәм “Лучшая команда РДШ” Бөтенрусия конкурсының төбәк этаплары җиңүчеләре һәм призерлары.

 
 
Фото: "Башинформ"

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас