+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 Май 2022, 16:10

Имтиханнар башланды!

Бүген 9нчы сыйныфлар өчен беренче сынау үтте.

Имтиханнар башланды!Имтиханнар башланды!
Имтиханнар башланды!

Бүген, 18 майда, Башкортстанда 9нчы сыйныфларда төп дәүләт имтиханнары башланды. 11нче сыйныф укучылары БДИны 26 майда тапшыра башлый.

Бу сынау чыгарылыш сыйныф укучылары өчен генә түгел, ә ата-аналар өчен дә, чөнки алар балалардан да ким дулкынланмый. Баланы имтиханнарга ничек әзерләргә, дип тә борчылалар.

Бүген төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Айгөл Бәйрәмгулова "Сәлам" программасына һәм БСТ телеканалына ЦУРдан кушылды һәм күпләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

- 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары ничә имтихан тапшыра?
— 9нчы сыйныфлар — 4 фән: 2 мәҗбүри һәм 2се сайлау буенча, 11нче сыйныфлар — 2 мәҗбүри фән, вузга керү өчен сайланган фәннәр буенча.

Имтиханнарда тыела:
- үзең белән шпаргалкалар һәм гаджетлар алып килү;
- урыннан күчеп утыру;
- кабинеттан имтихан материалын чыгару;
- имтихан материалын фотога төшерү;
- имтиханда катнашучылар белән сөйләшү.

Исегезгә төшерәбез, чыгарылыш сыйныф укучысы авырып, җитди сәбәп аркасында имтиханда катнаша алмаса, комиссия яңадан бирү өчен резерв көннәр билгели.

Агымдагы елда БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарын тапшыру тәртибе турында тулырак мәгълүмат — безнең видеода: https://education.bashkortostan.ru/activity/2433/,
https://education.bashkortostan.ru/activity/2434/

Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез!

 

Фото: gazeta-licey.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас