+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 Май 2022, 03:55

Укучыларны кызыклы сәяхәтләр көтә

Республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов БСТ телеканалының туры эфирында яңа программа турында сөйләде.

Укучыларны кызыклы сәяхәтләр көтәУкучыларны кызыклы сәяхәтләр көтә
Укучыларны кызыклы сәяхәтләр көтә

Республикада мәктәп укучылары өчен туризмны һәркемнең мөмкинлегенә ярарлык итүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән яңа программа эшли башлаячак.
— Туризм буенча федераль агентлык Башкортстан Республикасына чыгымнарны финанслау өчен мәктәп туризмын үстерүгә субсидия бирәчәк. Турлар 5-9нчы сыйныф укучылары өчен каралган, аларны бу елның июненнән башлап җибәрү планлаштырыла. Бу туган як буйлап экскурсия программалары оештыру һәм уңайлы шартларда яшәү булачак, — дип билгеләп үтте Рөстәм Афзалов.

Программа буенча норматив-хокукый документлар эшкәртү стадиясендә, старт Башкортстан Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы ресурсларында анонсланачак.

 
 
 
Фото: rodb-v.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас