+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 Мая 2022, 10:55

Кешбэк лагерьларга бәяләрне күтәрүгә сәбәпче булмасмы?

Ата-аналарны борчыган бу сорауга мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин җавап бирде.

Кешбэк лагерьларга бәяләрне күтәрүгә сәбәпче булмасмы?Кешбэк лагерьларга бәяләрне күтәрүгә сәбәпче булмасмы?
Кешбэк лагерьларга бәяләрне күтәрүгә сәбәпче булмасмы?
— Бездә быел балага ял итү бәясе билгеләнгән — бу тәүлегенә 942 сум. Бу бәяне республика ведомствоара комиссиясендә куйдык, — дип белдерде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. — Тәкъдим ителгән бәя бар һәм муниципаль лагерьлар аны ешрак тота. Быел бу 21 көнгә 19 782 сум тәшкил итә. Бу календарь ел башында эшләнде, барлык муниципаль лагерьларга шушы суммага таянырга дигән тәкъдим җиткерелде, — ди ведомство җитәкчесе.
Узган елдагы кебек үк, агымдагы елда республикада ата-аналар өчен шәһәр читендәге стационар лагерьларга юлламалар бәясен компенсацияләүнең сайлау буенча ике төре каралган.

Беренчесе, Башкортстан Хөкүмәте карары белән билгеләнгән юлламаның тәкъдим ителгән бәясенең 70 проценты күләмендә, ата-аналар (законлы вәкилләр) https://rest.edu-rb.ru/ сайты аша гариза биргән очракта (быел җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында компенсация күләме 13 874,4 сум тәшкил итә).
Икенчесе — юлламаны https://мирпутешествий.рф/ порталында балалар өчен кешбэк программасы буенча алган ата-аналар өчен 30 процент (5934,60 сум) күләмендә.

Моннан тыш, республиканың барлык лагерьлары да балаларның хәвефсез һәм сыйфатлы ялын, шулай ук сәләтле балалар белән эшләүне тәэмин итә торган тәрбия программалары эшли. Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме буенча лагерьларның тәрбия программалары җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында чараларны оештыруга бердәм карашны исәпкә алып: Ватан, гаилә, дуслык, хезмәт, шәфкатьлелек кебек төп кыйммәтләрдә төзелгән.
Шулай ук барлык лагерьларда да Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы дәүләт флагларын күтәрү тантанасы һәм көндәлек форматта гимннарны башкару, ә сменаны ачу һәм ябу, дәүләт бәйрәмнәре көннәрендә — тантаналы форматта үткәрү каралган.

Агымдагы елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров лагерьларның матди-техник торышына игътибар итте.

— Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров ярдәме белән, узган ел кэшбәк программасы исәбенә экономияләнгән акчаның бер өлеше лагерьларны ремонтлауга юнәлтелде. 26 мәктәп яны лагере һәм 24 шәһәр читендәге стационар лагерь республика бюджетыннан 218 миллион сум күләмендә финанс ярдәме алды, — дип белдерде Айбулат Хаҗин.

 
 
Фото: detitambov.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас