+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 Май 2022, 10:15

Яшьләр “Профессионалитет” проекты кысаларында белем алачак

Уфада “Профессионалитет” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында “Ачык ишекләр” көне узды.

Яшьләр “Профессионалитет” проекты кысаларында белем алачакЯшьләр “Профессионалитет” проекты кысаларында белем алачак
Яшьләр “Профессионалитет” проекты кысаларында белем алачак
Уфа машиналар төзү колледжында “Профессионалитет” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында “Ачык ишекләр” көне узды.

— “Профессионалитет” федераль проекты яңа программалар кертергә ярдәм итәчәк, булачак студентлар алдында яңа мөмкинлекләр ача, чөнки нигездә булачак белгечләр әзерләү өчен сәнәгать предприятиеләре һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре партнерлыгы ята, — дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Уфа шәһәренең 79нчы мәктәбе һәм 76нчы Мәгариф үзәгенең йөздән артык 7-8нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә колледжда булдылар һәм проект белән таныштылар.

“Ачык ишекләр” көне быелдан башлап “Профессионалитет” проектын тормышка ашыру кысаларында ачыла торган перспективалар белән гомуми белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны таныштыру һәм аларга мәгълүмат бирү өчен үткәрелде.

Укучылар мәнфәгатьләрен, мавыгуларын, һөнәри эшчәнлекнең төрле өлкәләренә мөнәсәбәтләрен билгеләү буенча анкеталар тутырды һәм һөнәри сынап карауда, осталык дәресләрендә катнаштылар: “Эретеп ябыштыру производствосы”, “Санлы программа белән идарә итү станоклары”, “Станок һәм слесарь эшләре контролерлары”, “Электромонтаж”. Укучыларга кабул итү тәртибе һәм кагыйдәләре, укырга керү, укыту үзенчәлекләре, булган белгечлекләр һәм һөнәрләр турында сөйләделәр.

“Профессионалитет” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында булачак студентларга максатлы укыту һәм “ОДК-УМПО”га яхшы хезмәт хакы белән эшкә урнашу, перспективалы белгечлек, югары разрядлы карьера старты һәм һөнәри үсеш мөмкинлеге, иң яхшы остазлар белән заманча җиһазларда белем һәм югары стипендия алу мөмкинлеге бирелә.

1 сентябрьдән булачак 450 токарь, технолог, эретеп ябыштыручы һәм башка белгечләр “Профессионалитет” проекты кысаларында укый башлаячак.

 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас