

Сизгер күңелле булыгыз!
Баласы имтихан тапшырганда, олы тормыш юлына аяк басканда дулкынланмаган ата-ана юктыр. Бу чорда ата-аналарга иң беренче чиратта үзләрен кулда тотарга, көчле, җаваплы һәм шул ук вакытта сизгер күңелле, үсмернең эмоциональ халәтен аңлап, аңа негатив эмоцияләрдән арынырга ярдәм итә белергә кирәк.
Әти-әниләр чыгарылыш сыйныф укучысына үзе турында позитив күзаллау үстерүдә ярдәм итәргә тиеш. Аның сайлаган юлын, эшчәнлеген хуплау, балага карата шәфкатьле мохит булдыру мөһим.
Алдан күрә белегез
Чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханга әзерләнгәндә аны дәртләндерә белү кирәк. Ата-ананың баланың эшен, белемен тискәре бәяләве үсмер күңелендә эчке якланмаганлык, үз-үзенә ышанмау һәм алда торган сынаулар алдында курку хисе тудыра.
Сынауларда нинди хәлләр булырга мөмкинлеген алдан күзалларга тырышыгыз. Үткән елгы чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның ата-аналары белән сөйләшегез. Бала укырга керергә теләгән вузны, колледжны алдан барып карасагыз да була. Балагызның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, килеп туган хәлләрдән чыгу, мәсьәләләрне хәл итү юлларын алдан билгеләп куегыз.
Психологик ярдәм күрсәтегез
Әлбәттә, бу чорда бала да, ата-аналар да нерв киеренкелеге кичерә. Мондый хәлдә тынычлык саклый һәм баланы тынычландыра белү мөһим. Чыгарылыш сыйныф укучысына психологик ярдәмнең әһәмияте зур. Моңа ирешү өчен махсус әдәбиятка мөрәҗәгать итсәгез дә була. Интернет челтәрендә тынычландыручы аудиоязмалар да бар.
Балагызның күңелен Сездән дә яхшырак аңлаган кеше юк! Шуңа җылы сүзләрегезне кызганмагыз.
Уңыш елмаймаса...
Кызганычка каршы, уңыш һәркемгә дә елмаймаска мөмкин. Имтиханнар түбән нәтиҗә белән бирелде, теләгән уку йортына керү юллары ябылды, ди. Нишләргә? Паникага бирелмәскә, кайгыга батмаска. Мондый хәлдә чыгарылыш сыйныф укучысы ата-анасының өметен акламаганга гаеп, үпкә хисләре кичерә. Бу очракта әти-әниләр баланың киеренке халәтен йомшартырга, аны тынычландырырга, килеп туган хәлне кабул итәргә ярдәмләшергә бурычлы. Балагыз белән бергәләп утырып, киләчәккә юлларны, максатларны билгеләгез.
Проблеманың әһәмиятен төшереп кабул итә белегез. “Бу хәл баланың сәламәтлегеннән дә, гаилә иминлегеннән дә мөһимрәк түгел. Баш китәрлек кайгы килмәде. Бар нәрсәне дә төзәтеп була!” — кебегрәк сүзләр белән үзегезне дә, балагызны да тынычландырыгыз.
Ышаныч уятыгыз!
“Мин моны эшләргә тиешмен!”, “Мин моны булдыра алачакмын!” — дигән сүзләрне ешрак кабатласа, кеше үзенә уңышны фаразлый, позитив нәтиҗәгә әзерли. Әлбәттә, болардан тыш, максатка ирешү өчен дөрес гамәлләр кылу һәм зур тырышлык күрсәтү дә таләп ителә.
Әти-әниләргә киңәшләр:
* Бала имтиханда алачак баллар аның мөмкинлекләренең тулы бәяләмәсе түгел әле. Балага да шуны төшендерегез.
* Иртәгә имтихан дигән көнне баланың борчылуларын арттырмагыз, бу тест нәтиҗәсенә дә тискәре йогынты ясаячак. Үсмер эмоцияләрен җиңә алмаска мөмкин.
* Өйдә баланың имтиханнарга әзерләнү өчен махсус урыны булсын, анда аңа беркем дә комачауламасын.
3Балага әзерләнү өчен темаларны көннәргә бүләргә ярдәм итегез.
3Вакыт табып, предмет буенча тест биремнәре әзерләп, имтиханга тренировкалар үткәрсәгез, бигрәк тә яхшы.
* Баланың кул сәгате булсын. Аны имтиханда вакыт кысаларына сыярга өйрәтегез.
* Балада репетиторга киткән акчалар турында сөйләмәгез. Бу үсмердә гаеп хисе тудыра, янә стресс өсти.
* Яхшы тапшырылган имтихан өчен “алтын таулар” вәгъдә итмәгез. Бала имтиханга караганда шул “таулар” турында күбрәк уйларга мөмкин. Бу аның игътибарын кирәкмәгән якка юнәлтәчәк.
* Баланың үзенә ышанычын арттырырга тырышыгыз.
* Имтиханга әзерлек режимын контрольдә тотыгыз. Баланы артык йөкләнештән саклагыз.
* Туклануга игътибар бирегез. Балык, эремчек, чикләвекләр, өрек кебек ризыклар баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.
* Имтихан алдыннан балага ял оештырыгыз. Ул имтиханга йокысы туеп, ял итеп барсын.
* Бала сәламәтлегенең имтихан нәтиҗәсеннән күпкә мөһимрәк икәнен онытмагыз.
* Өйдә тыныч мохит булсын.
* Баланы уңышка ышанырга өйрәтегез. Һәм имтиханда гына түгел!
* Имтиханнан соң аны тәнкыйтьләмәгез.
* Иң мөһиме — баладагы күңел киеренкелеген киметү һәм әзерлек өчен уңайлы шартлар булдыру.
* Бала көткәннән түбәнрәк бәягә ирешә калса, аңа бу хәлне кичерергә ярдәм итегез. Бергәләп аның сәбәпләренә төшенергә һәм нинди нәтиҗә ясап, сабак алып булуын аңларга булышыгыз.
Сәхифәне Ләйсән Якупова әзерләде.