Агымдагы елда дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру ковидка кадәр чорларга әйләнеп кайта. Аттестат алу өчен барлык 11нче сыйныф укучылары да, югары уку йортларына керү-кермәүләренә карамастан, урыс теле һәм математика буенча имтихан тапшырачак. Бу хакта ЦУРда үткән Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин сөйләде.
БДИның төп чоры — 26 майдан 2 июльгә кадәр, өстәмә чор 5-20 сентябрьдә планлаштырылган. Агымдагы елда төп чорда 156 имтихан тапшыру пункты эшләячәк. Имтиханнарда мәктәп тәмамлаучы 17 545 укучы катнашырга планлаштыра. Быел БДИда катнашучылар арасында иң популяр фәннәр — профильле математика һәм җәмгыять белеме. Гадәттәгечә, информатика һәм ИКТ, биология, физика, химия һәм тарих фәннәре белән зур кызыксыну саклана.
Быел 9нчы сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханнары традицион формада үткәрелә: укучылар, аттестат алу өчен, дүрт имтихан: урыс теле, математика һәм сайлап алу буенча ике фәнне тапшырачак. Башкортстанда төп дәүләт имтиханнары тапшыру өчен 42 411 укучы теркәлгән.
Агымдагы елның яңалыгы —төп дәүләт имтиханарында имтихан материаллары якланган элемтә каналлары буенча тапшырылачак, аудиторияләрдә имтихан тапшыручылар каршында басылачак, җавап бланклары һәм контроль-үлчәү материаллары сканерланачак һәм якланган элемтә каналлары буенча Федераль тестлау үзәгенә тапшырылачак. Бу процедураны быел Русиянең 12 субъекты гына кулланачак, һәм Башкортстан – пунктлар һәм аудиторияләр саны буенча иң күпсанлысы. Әлеге технологияне сынап карау имтихаан тапшыру пунктларының процедурага әзер булуын күрсәтте. Элек контроль-үлчәү материалларын кәгазь конвертларда, республиканың барлык районнары һәм шәһәрләре буенча транспортта китерәләр, бу исә шактый күп көч һәм чараларны җәлеп итә иде.
Фото: regnum.ru