+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 Май 2022, 14:00

Мәгариф һәм фән министрлыгы Луганск халкына ярдәм күрсәтте

Алар бер көнлек хезмәт хакын шунда күчерде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы Луганск халкына ярдәм күрсәттеМәгариф һәм фән министрлыгы Луганск халкына ярдәм күрсәтте
Мәгариф һәм фән министрлыгы Луганск халкына ярдәм күрсәтте
Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары башлангычын хуплап, Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәре халкына ярдәм күрсәтеп, бер көнлек эш хакларын күчерде.

Министрлык ягыннан шулай ук балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру өлкәсендә дә ярдәм күрсәтелә, быел Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәре балалары Башкортстанның балалар лагерьларында ял итәчәк.

— Республиканың 55 мәктәбе һәм 30 балалар бакчасы гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча кураторлыкны тәэмин итәчәк. Моннан тыш, Донецк һәм Луганскидан килгән барлык 77 укучы республика мәктәпләрендә укый. Балалар бакчаларына йөрергә мохтаҗ булган барлык балаларга яшәү урыннарын исәпкә алып урыннар бирелде, — дип сөйләде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. – Шулай ук быел 8 — тугызынчы сыйныф һәм 5 унберенче сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру өчен тигез шартлар тудырылган.

Башкортстан колледжларында бүгенге көндә ЛХР һәм ДХРдан 4 студент белем ала, 2022-23 уку елының сентябреннән тагын 5 бала укырга керергә планлаштыра.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас