+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 Май 2022, 07:20

“Әбием әкиятләре” — туган тел сагында

Башкортстан филологлары булдырган проект төбәкнең мәдәни һәм тел мирасын саклап калачак.

“Әбием әкиятләре” — туган тел сагында“Әбием әкиятләре” — туган тел сагында
“Әбием әкиятләре” — туган тел сагында
Башкорт дәүләт университеты филологлары Русия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Башкортстан Республикасы халыкларының полилингвизмына (күптеллелек) нигезләнгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уникаль проект булдырган.

Вуз белгечләре, төбәк үзенчәлеген исәпкә алып, туган телдә “Әбием әкиятләре” дип аталган төрле яктан үстерүче тематик дәресләр тәкъдим итте. Агымдагы уку елы башыннан алар республиканың кайбер мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә укытуга кертеләчәк.

"Авторлар коллективы тарафыннан чагу дидактик альбомнар булдырылган, анда туган телләрдә этник һәм әдәби әкиятләр тәкъдим ителгән, алар махсус дидактик системага бүленгән. «Дуслык», «Хезмәт», «Йорт», «Үзара ярдәм», «Ышаныч», «Кунакчыллык», «Игелеклелек», «Акыл» концепцияләре ата-аналар, тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен материаллар белән үрелеп бара”, — дип белдерә филология фәннәре докторы, профессор Гөлфирә Абдуллина.

“Әбием әкиятләре” проекты Туган телләрне өйрәнү һәм саклау фонды тарафыннан башлап җибәрелде. Проект нәтиҗәләре мәдәниятләрне саклап калу, ике телле белем бирү мохитен булдыру һәм балаларда туган телне саклап калуны күз алдында тота.

"Нәкъ менә Русия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елында әлеге проектка старт бирелүе куанычлы. Ул урыс һәм туган телләрдә иртә яшьтән үк тел мохитен булдыруга һәм саклауга юнәлтелгән. Югары уку йорты тикшеренүчеләре төп халыкларның телләрен саклауга зур игътибар бирә. БДУ төбәкнең полилингвистик мәктәпләре белән хезмәттәшлек итә, галимнәр башкорт теленең дактиль алфавитын, тезаурус тибындагы инглиз-урыс-башкорт онлайн-сүзлеген эшләде, башкорт телен өйрәнү өчен электрон ресурслар булдыру белән шөгыльләнә”, — дип белдерде Башкорт дәүләт университеты ректоры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Вадим Захаров.

 
 
Фото: minobrnauki.gov.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас