- Якындагы ике елда Башкортстанның 40 муниципалитетында 4,8 миллиард сумнан артык суммага 103 бинаны ремонтлау планлаштырыла. Тагын 95 мәктәпкә өстәмә заявка җибәрдек, - ди Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин. - Капремонт эшләре республиканың 80 мәктәбендә алып барыла инде. Аларның 63ен яңа уку елы башына тәмамлау планлаштырыла.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: федераль программада катнашучыларның берсе — Нефтекама шәһәре. Соңгы елларда шәһәр сизелерлек үзгәрде: яңа торак бистәләре төзелә, социаль әһәмияткә ия объектлар булдырыла, әмма уңай моментларга карамастан, булган белем бирү учреждениеләрен яраклаштыру ихтыяҗы бар.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56068