+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 Май 2022, 14:40

Яшьләргә белем офыклары ачыла

Башкортстанда «Яңа горизонтлар» мәгърифәт марафонына ярдәм йөзеннән ачык лекцияләр уза.

Яшьләргә белем офыклары ачылаЯшьләргә белем офыклары ачыла
Яшьләргә белем офыклары ачыла

 

Чара патриотик кыйммәтләрне, «Белем» җәмгыяте эгидасы астында актив гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлтелгән. Югары уку йортлары, республика Фәннәр академиясе галимнәренең мәгърифәтчелек лекцияләре инде Нефтекамада һәм Сибайда узды.
Бүген «Белем» җәмгыяте вәкилләре Октябрьский шәһәренең Яшьләр сараенда чыгыш ясады.

Шәһәрнең өлкән сыйныф укучыларына хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, Башкорт дәүләт университетының тарих һәм чыганакларны өйрәнү кафедрасы мөдире вазыйфасын башкаручы, тарих фәннәре кандидаты, Башкортстан Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Рамил Рәхимов, Уфа шәһәренең Тарих музее директоры, тарих фәннәре кандидаты Тимур Ильясов мөрәҗәгать итте.

“Сез - безнең киләчәгебез, - дип билгеләп үтте Октябрь Рәис улы, укучыларга мөрәҗәгать итеп. - Сезнең актив тормыш позициягезгә безнең дәүләтнең киләчәге бәйле".

Рамил Насыйбулла улы Башкортстан Иҗтимагый палатасы, «Белем" җәмгыяте эшчәнлеге, яшьләр белән аралашу кирәклеге турында сөйләде.

Яшьләр белән фәндә Русия һәм Башкортстан Республикасының перспективалары һәм икътисади, фәнни һәм мәдәни казанышлары, шулай ук бердәмлекнең көче турында сөйләштеләр.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас