+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 Май 2022, 05:19

Ак канат иңнәрдә, күңел оча ерак җирләргә...

Бүген мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгырый. Туймазы районы Кандра 2нче мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылар да сөенечле дә, дулкынландыргыч та мизгелләр кичерә.

Ак канат иңнәрдә, күңел оча ерак җирләргә...Ак канат иңнәрдә, күңел оча ерак җирләргә...
Ак канат иңнәрдә, күңел оча ерак җирләргә...

Туймазы районының Әсгать Мирзаһитов исемендәге Кандра 2нче мәктәбендә 11нче сыйныфны 24 укучы тәмамлый.

11 егет һәм 13 кыз унынчы сыйныфка тугызынчы сыйныфтан соң контроль эшләр нәтиҗәләре буенча, махсус комиссия алдында әңгәмәләшү үтеп кабул ителгән булган. Актив һәм сәләтле унберенчеләрнең һәркайсының алдына куйган максаты бар. Мәктәп елларында күпләр шул максатны якынайту өчен зур тырышлык салган. Сыйныфта күпсанлы бәйге-ярышларда, олимпиадаларда җиңүчеләр, призерлар укый. Анна Гәрәева белән Эльнара Шәкүрова – “Укуда аерым уңышлары өчен” медаленә дәгъва итүчеләр. Эльнара Шәкүрова мәктәп укучыларының Ю. Гагарин исемендәге кубокка ачык вузара олимпиадасында урыс теле буенча җиңү яулаган.


Кандра 2нче мәктәбе – районда беренчеләрдән булып укучыларга индивидуаль уку планы буенча белем бирүне башлап җибәргән уку йорты. Менә ун елдан артык бу система үзен аклап килә. Укучылар бер дәрес кысаларында бүленеп, “математика-физика”, “математика-химия”, “математика-информатика”, “урыс теле-җәмгыять белеме” юнәлешләре буенча тирәнтен белем ала. Узган елгы БДИда Миләүшә Асылова информатика буенча 100 балл алуга ирешкән (укытучысы – Альмира Шакирова).


Мәктәп, шулай ук, УДНТУның төбәк партнеры булып тора. Унынчы сыйныфта оештырылучы “нефть сыйныфы”нда укучылар УДНТУның “нуль курсы” студентлары булып исәпләнә. Быелгы 11нчеләрдән Ильяс Фәхретдинов нефть университеты үткәргән олимпиада призеры булган һәм БДИ күрсәткечләренә өстәмә балл алу хокукына ирешкән.
Кандра 2нче мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары арасында төрле елларда “Кече Нобель премиясе”нә лаек булганнар да күп. “Нефтегаз” компанияләр төркеме аны ел саен укуда, спортта, җәмәгать тормышында уңышларга ирешкән балаларга тапшыра.


Сыйныф җитәкчесе Гүзәл Төхвәтуллина әйтүенчә, төрле фәннәрне алып баручы укытучылар 11нчеләргә индивидуаль тәртиптә консультацияләр бирә. Һәм бу түләүсез. “Ахыргы нәтиҗә – безнең уртак эшебез күрсәткече”, – ди Гүзәл Риф кызы.


– Кандрада укучыларыбызга үз сәләтләрен ачу мөмкин­лекләре елдан-ел арта. Физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылу белән бу тагын да киңәйде. Музыка мәктәбе дә уңышлы эшли. Мәктәп укучылары спартакиадасында һәрвакыт призлы урыннарга чыгабыз. ГТО тапшыручылар яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Һәр бала күңеленә хуш килгән шөгыль таба, – ди мәктәп директоры Альберт Җиһаншин.


Туймазы районындагы 40тан артык гомуми белем бирү учреждениесе арасында үз вакытында күренекле драматург, “Кызыл таң”ның элекке журналисты Әсгать Мирзаһитов белем алган, композитор Әкрам Даутов хезмәт салган Кандра 2нче мәктәбе сынатмый, узган елда белем бирү оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге мониторингында икенче урынга чыккан.

Резеда НУРТДИНОВА.
Туймазы районы.

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас