+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 Май 2022, 10:20

Мәктәп бусагасыннан - эшкуарлыкка

Русия эшкуарлары көненә «Эшкуар белән бер көн» проекты башланды.

Мәктәп бусагасыннан - эшкуарлыккаМәктәп бусагасыннан - эшкуарлыкка
Мәктәп бусагасыннан - эшкуарлыкка


Ил төбәкләрендә яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча Бөтенрусия программасы кысаларында эшкуарлар мәктәп укучылары белән ачык дәресләр үткәрә.
24 майда яшь эшкуарлар төбәк клубы әгъзалары 158нче башкорт гимназиясендә дәрес үткәрде. Укучылар белән Башкортстан Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча эшче төркем җитәкчесе Эльвир Нәфыйков һәм «Опоры России» төбәк бүлегенең сатулар буенча комитеты рәисе урынбасары, «Белем» җәмгыяте спикеры Гөлназ Исламова очрашты.
Ачык дәрес барышында спикерлар үз бизнес-кейслары белән уртаклашты, " Яшьлек. Бизнес" конференциясе кысаларында укучыларның сорауларына җавап бирде.
- Акция илнең 37 төбәгендә гибрид форматта уза. Аның төп максаты - укучыларның Русиядә яшьләр эшкуарлыгы турында гамәлдәге эшкуарлар тәҗрибәсе мисалында хәбәрдарлыгын арттыру. Онлайн-дәресләрдән тыш, укучылар проектның рәсми сайтында һәм "Росмолодежь Бизнес" берләшмәсендә һәм Вконтактеда онлайн-трансляцияләрне карый ала, - диде Эльвир Нәфыйков.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас