Алар республиканың алдынгы югары уку йортларына документларын тапшыра ала.
Исегезгә төшерәбез, 2022-23 уку елына төбәк университетлары абитуриентларны 13 465 бюджет урынына (югары белемнең бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программалары буенча) укырга кабул итәргә әзер.
Киләсе 2023-24 уку елына 13 749 бюджет урыны булдырылачак.
Гомумән, 2023-24 уку елына ил буенча югары уку йортлары абитуриентлар өчен 590 меңнән артык бюджет урыны алачак. Шуларның 73 проценты төбәкләргә юнәлтеләчәк.
Чагыштыру өчен: былтыр 576 мең кешенең бушлай уку мөмкинлеге бар иде, агымдагы елда бу сан 588 мең тәшкил итә.
Бюджет урыннарының күбесе (245 мең) инженер һәм техник юнәлештәге, шул исәптән санлы икътисад буенча белгечләр әзерләүгә каралган.
Икенче урында — педагогия фәннәре, бу өлкәгә 75 мең бюджет урыны бүленә.
Өченче һәм дүртенче урыннарда — иҗтимагый һәм медицина юнәлешләре белгечлекләре, 68 мең һәм 53 мең бюджет урыннары.
Әзерлек юнәлешләре дә арта. Киләсе елда барлыкка киләчәк юнәлешләр түбәндәгечә:
* машиналар эшләү өлкәсендә — "Машиналар эшләүдә санлы һәм аддитив технологияләр", "Машиналар эшләүдә интеллектуаль трибология" һәм "Лазер технологияләре";
* кораблар төзү өлкәсендә — "Су транспорты технологияләрен һәм бизнес-процессларын инженер-иктисадый яктан тәэмин итү";
* биология фәннәре өлкәсендә — "Фундаменталь һәм гамәли биология".
#Аңлатабыҙ_Башҡортостан