Русия Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, эретеп ябыштыручы һөнәре иң перспективалы һәм хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган 50 һөнәр арасына керә.
“Профессионалитет” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Уфа машиналар төзү колледжы базасында Эретеп ябыштыручылар көненә багышланган чара узды. Аның максаты — эшче һөнәрне популярлаштыру һәм өлкән сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү.
— Һөнәри юнәлеш бирүче чаралар — укучылар өчен булачак һөнәрне билгеләү, белгечләр белән танышу, максималь мәгълүмат алу һәм билгеле бер һөнәр сайлау мөмкинлеге ул, — дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. — Кайбер һөнәрләр технологияләр йогынтысында үзгәрә, өстәвенә, яңа һөнәрләр дә барлыкка килә. Без мәктәп укучысына хәзерге заман дөньясының нинди таләпләре, хезмәт базарында ихтыяҗ булу өчен нинди компетенцияләр һәм шәхси сыйфатлар үстерергә кирәклеген аңларга ярдәм итә алабыз, — ди ведомство җитәкчесе.
Чарада Уфа шәһәре 98нче мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары катнашты.
Булачак абитуриентларны Уфа машиналар төзү колледжы эшчәнлеге белән таныштырдылар, шулай ук теоретик күзәтү үткәрделәр, анда һөнәрнең үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләделәр.
— Русия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшче кадрлар әзерләгәндә ориентлашырга тиешле 50 иң кирәкле һәм перспективалы һөнәр билгеләнде. “Эретеп ябыштыручы” һөнәре, машина йөртүчеләр, сатучылар, токарьлар, инженер-технологлар һәм башкалар белән беррәттән, ел саен Башкортостанның хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр арасына керә. Әйтик, 2022 елның гыйнвар-апрель айларында төрле профильдәге эретеп ябыштыручыларга ихтыяҗ 49дан 53 меңгә кадәр уртача хезмәт хакы булган 1,7 меңнән артык вакансия тәшкил иткән, — дип ассызыклый Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова.
Укучылар укыту-җитештерү остаханәсендә булды, анда алар өчен махсус “Эретеп ябыштыру производствосы” осталык дәресе оештырылды. Осталык дәресе производствога өйрәтү буенча һөнәри остаз белән узды, ә иң кыю катнашучылар эретеп ябыштыруда үз көчләрен сынап карады.
Осталык дәресе барышында укучылар эретеп ябыштыручы һөнәренең берничә белгечлеккә бүленүен һәм һәрвакыт популяр һәм кирәкле булачагын белделәр, чөнки эретеп ябыштыру эшләре сәнәгатьнең күп тармакларында һәм машина төзелешендә кулланыла, шуңа күрә тәҗрибәле эретеп ябыштыручыларга ихтыяҗ һәрвакыт зур.
Фото: pravitelstvorb.ru