+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 Мая 2022, 16:50

Балалар форумга җыела

1 июньдә Уфада зур форум узачак.

Балалар форумга җыелаБалалар форумга җыела
Балалар форумга җыела
Балаларны яклау көнендә “Торатау” Конгресс-холлында “АРТ-Корылтай. Балалар” дигән форум узачак. Проект Башкортстанда “АРТ-Корылтай” форум хәрәкәтенең бер өлеше булып тора һәм сәләтле балаларга ярдәм итүгә һәм үстерүгә, киләчәктә һөнәр сайлау өчен мөмкинлекләрне киңәйтүгә юнәлтелгән.

Беренче "АРТ-Корылтай" Уфада былтыр үткәрелде. Ул шул ук исемдәге өлкәннәр форумы артыннан соң узды. Аның девизы — “Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз”. Балалар форумының төп катнашучылары 16 яшькә кадәр кызлар һәм малайлар булды. Алар мәдәният, архитектура, фән, киңкүләм мәгълүмат өлкәсендә үз проектларын тәкъдим итте, ирешкән уңышлары турында сөйләде.

1 июньдә Уфа шәһәренең “Торатау” Конгресс -холлында узачак форум программасында “Башкортстан — Евразия йөрәге. Киләчәккә караш" беренче ачык иҗади проектлар конкурсы, осталык дәресләре, тренинглар, киносынаулар үткәрү, интерактив тематик мәйданчыклар, иҗади лабораторияләр эше, иҗади конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү, шулай ук зур бәйрәм концерты каралган.
Форум кысаларында шулай ук креатив индустрияләр мәктәбен, мәдәният өлкәсендәге урта һәм һөнәри махсус һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәкъдир итү булачак.

Форумның эшлекле программасы панель секцияләрдә, шулай ук “Тамырым башкорт” балалар-үсмерләр форумында катнашучылар һәм Башкортстанның “ЮНЕСКО” ассоциацияләнгән мәктәпләренең балалар советлары рәисләре өчен мәйданчыкта тәкъдим ителәчәк.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас