

2-4 июньдә Уфа дәүләт авиация техник университетында, Евразия фәнни-тикшеренү үзәге катнашлыгында, «Авиатөзелештә импортка бәйсезлек» Русия форумы узачак.
Бүген яңа икътисади шартлар, импортны алыштыру мөмкинлекләрен эзләү илебез авиатөзелешенең кадрлар, фәнни һәм җитештерү потенциалын киң берләштерү зарурлыгын таләп итә. Русия Хөкүмәте тарафыннан, технологияләр һәм техник чаралар үсеше буенча уникаль алга киткән сәясәт төзү белән, үз ресурсларына таянып, авиация тармагын үстерү стратегияләренә төзәтмәләр кертү планлаштырыла.
- Хәзерге шартларда чит ил комплект өлешләрен авиация техникасында алыштыру мәсьәләсе аеруча кискен тора, бу исә иминлекне генә түгел, зур ил территориясенең бәйләнешен дә тәэмин итәчәк. Якын киләчәктә Русиянең үз очу аппаратлары белән технологик һәм техник тәэмин ителешен алга куябыз. Безнең университетның фәнни мәктәпләре инде берничә ел гибрид җайланмалар булдыру һәм тулысынча электр самолетлары концепциясен тормышка ашыру, шулай ук авиадвигательләр төзү өлкәсендә башка актуаль юнәлешләр буенча эшлиләр.
«Авиатөзелештә импортка бәйсезлек» форумы - Русия Сәнәгать һәм фәнни-мәгариф структураларының көчләрен берләштерергә авиация тармагының иң көчле профессионалларын бер мәйданда җыю өчен уникаль мөмкинлек. Катлаулы хәлне һәм суверен технологияләрне үстерү буенча оператив чаралар күрү кирәклеген исәпкә алып, безнең конкрет тәкъдимнәребез тормышка ашырылыр дип ышанам. Безнең максат - үзебезнең алдынгы стратегиябезне эшләү, килешү мөнәсәбәтләре төзү һәм шунда ук эшкә керешү, - дип билгеләп үтте УДАТУ ректоры.