+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 Май 2022, 16:45

Радий Хәбиров грантлар булдырды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың урта һөнәри белем бирү педагогик хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме турында указга кул куйды.

Радий Хәбиров грантлар булдырдыРадий Хәбиров грантлар булдырды
Радий Хәбиров грантлар булдырды

Төбәк җитәкчесе Башкортстанда урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы дәүләт белем бирү оешмаларының укытучыларына, мастерларына ел саен 10 грант гамәлгә куйды. Бер грантның күләме - 690 мең сум.

Документ белән, шулай ук, грантлар бирү буенча республика комиссиясе составы расланды.

Төбәк Хөкүмәте 15 августка кадәр тиешле нигезләмәне расларга һәм грантлар түләүгә бюджет ассигнованиеләрен карарга, ә Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен грант ярдәме алуга конкурс үткәрүне тәэмин итәргә тиеш.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас