+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
31 Мая 2022, 05:30

Онытылмаслык хатирәләр калсын!

Тиздән Илеш районының “Орленок” балалар ял һәм сәламәтләндерү лагере 48нче җәйге сменасын ачачак.

Онытылмаслык хатирәләр калсын!Онытылмаслык хатирәләр калсын!
Онытылмаслык хатирәләр калсын!
Соңгы елларда лагерь танымаслык булып үзгәрде. Әгәр элек анда уңайлыклары булмаган дача йортлары урнаштырылса, үткән елда ике катлы заманча яңа корпус файдалануга тапшырылды. “Башнефть” җәмгыяте тарафыннан төзелгән бина лагерьдагы тормыш шартларын тамырдан үзгәртте. 2019 елда төзелеш проекты эшләнеп, ул бер ел эчендә гамәлгә ашырылып, файдалануга тапшырылды. Өстәвенә, җәмгыять яңа корпусны мебель, оргтехника, сантехника һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итте. Нефтьчеләр, шулай ук, лагерь территориясен асфальтларга булышты.

Бинада бүлмәләр дүрт урынлы. Бер башта – малайлар, икенчесендә кызлар урнаша. Шул ук корпуста вожатыйлар яши.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен биредә барысы да уйланылган – пандуслар һәм җайлаш­тырылган бәдрәф бар. Балалар саф һавада ял итүгә өстенлек бирә – лагерьда футбол, волейбол һәм баскетбол өчен спорт мәйданчыклары бар, шулай ук спорт тренажерлары белән воркаутлар урнаштырылган. Йокы корпусы компьютер техникасы, проектор һәм уку кабинетлары белән дә җиһазландырылган. Бу уку, танып-белү чараларын уздыру өчен бик уңайлы. Реконструкция эшләре арытаба да дәвам итәчәк, лагерьда балалар ялын югары дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен шартларны булдырырга тырышабыз.
Узган сезонда лагерь 850 баланы кабул итте. Быел 3 сменада ял итүчеләр санын 1000 кешегә җиткерү көтелә.
Беренче смена 2 июньнән 22 июньгә кадәр туристик-туган якны өйрәнү юнәлешендә “Эзтабар” тематикасын үз эченә ала. Балалар туган як белән якыннан танышачак, ориентирлашу, табигатьне өйрәнү нигезләрен өйрәнәчәк, танып-белү квестлары һәм төрле чаралар үткәреләчәк.
Икенче смена – 25 июньнән 15 июльгә кадәр. “Полиглот” смена­сының программасында – республика территориясендә яшәүче ха­лыкларның телләрен өйрәнүгә юнәлтелгән чаралар, уеннар, дәрес­ләр.
Өченче смена 30 июльдән 19 августка кадәр дәвам итәчәк. Аның тематикасы – “Балачак медиаиҗаты”. Максат – укучыларның иҗади ялын оештыру өчен уңай шартлар тудыру, шәхеснең иҗади һәм интеллектуаль потенциалын, аның сәләтләрен, иҗади активлыгын, кызыксынуларын, сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып үстерү.
Чаралар М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты талиблары, шулай ук Уфа дәүләт нефть-техник университеты, Балалар сәнгать мәктәбе, Балалар иҗат үзәге укытучылары, спорт мәк­тәбе тренерлары, тарихи клублар, та­ри­хи-мәдәни берләшмәләр вәкил­ләре белән берлектә оештырылачак.
“Балалар кэшбэгы” федераль программасында катнашу сәбәпле, ата-анага түләнгән бәянең 50 проценты кире кайтарылачак.

Азамат Минһаҗев,

“Орленок” балалар ял һәм сәламәтләндерү лагере директоры.

Илеш районы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас