+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
31 Май 2022, 04:35

Җәйге лагерьларда 400 меңнән артык бала ял итәчәк

Агымдагы елның җәйге чорында барлык ял рәвешләре белән 400 меңгә якын баланы колачлау планлаштырыла, бу мәктәп яшендәге балаларның гомум саныннан 78,6 процент тәшкил итәчәк.

sdspush.rusdspush.ru
Фото:sdspush.ru

 Бу хакта Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.

– Быел Башкортстан территориясендә урнашкан балалар ялы һәм сәламәтләндерү оешмалары реестрында 1547 оешма исәпләнә, – дип билгеләде Айбулат Хаҗин. – Үткән елда 1462 оешма иде. Быел республикада 95 – шәһәр яны лагере, 815 – көндезге лагерь, 581 – хезмәт һәм ял лагере, 53 – махсус (профильле) лагерь, 3 палатка лагере эшләячәк.
Билгеле булуынча, лагерьларда тиешле квалификацияле һәм белемле 25 мең кеше эшләячәк, шуларның 13,6 меңе – педагогик хезмәткәр, 2,9 меңе – идарә системасы җитәкчеләре һәм белгечләре, 1,7 меңе – медицина хезмәткәрләре һәм башкалар.

Республика бюджетында быел балаларның җәйге ялын оештыруга 1 миллиард 798 миллион сум каралган.

Шунысы мөһим: агымдагы елда ковид буенча санитар-эпидемиологик үзгәрешләр кертелде:

* шәһәр яны лагерьларының тулылануы узган елдагы кебек 75 процент түгел, ә 100 процент булачак;
* заездлар бер үк вакытта түгел, тәүлек дәвамында башкарылачак;
* балалар һәм яшьләр өчен оешмаларда ачык һавада киңкүләм чаралар үткәрү рөхсәт ителә;
* COVID-19га ПЦРны шәһәр яны лагерьларындагы хезмәткәрләр сменага кадәр 2 көн алдан тапшырачак. Әлеге тикшеренү республика бюджеты исәбенә башкарылачак.

Кэшбэк бәяләрне күтәрүгә сәбәпче булмасмы?

Бүген ата-аналарны борчыган сорауларның берсе бу.

– Бездә быел балага ял итү бәясе билгеләнгән, бу – тәүлегенә 942 сум. Бу бәя республика ведомствоара комиссиясендә билгеләнде, – дип белдерде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. – Быел бу 21 көнгә 19782 сум тәшкил итә. Бу календарь ел башында эшләнде, барлык муниципаль лагерьларга шушы сумманы нигез итеп алырга дип җиткерелде, – диде ведомство җитәкчесе.

Узган елдагы кебек үк, агымдагы елда республикада ата-аналар өчен шәһәр читендәге стационар лагерьларга юлламалар бәясен компенсацияләүнең сайлау буенча 2 төре каралган.
Беренчесе, Башкортстан Хөкүмәте карары белән билгеләнгән юлламаның тәкъдим ителгән бәясенең 70 проценты күләмендә, ата-аналар (законлы вәкилләр) https://rest.edu-rb.ru/ сайты аша гариза биргән очракта (быел җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында компенсация күләме 13 874,4 сум тәшкил итә).

Икенчесе – юлламаны https://мирпутешествий.рф/ порталында – балалар өчен Кэшбэк программасы буенча алган ата-аналар өчен 30 процент (5934,60 сум) күләмендә.

Моннан тыш, республиканың барлык лагерьлары да балаларның хәвефсез һәм сыйфатлы ялын, шулай ук сәләтле балалар белән эшләүне тәэмин итә торган тәрбия программалары эшли. Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме буенча лагерьларның тәрбия программалары, җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында чараларны оештыруга бердәм карашны исәпкә алып, Ватан, гаилә, дуслык, хезмәт, шәфкатьлелек кебек төп кыйммәтләр буенча төзелгән.

Шулай ук барлык лагерьларда да Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы дәүләт флагларын күтәрү тантанасы һәм көндәлек форматта гимннарны башкару, ә сменаны ачу һәм ябу көннәрендә, дәүләт бәйрәмнәре көннәрендә – тантаналы форматта үткәрү каралган.

Агымдагы елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров лагерьларның матди-техник торышына игътибар итте.

– Республика Башлыгы Радий Фәрит улы ярдәме белән узган елда кэшбэк программасы исәбенә экономияләнгән акчаның бер өлеше лагерьларны ремонтлауга юнәлтелде. 26 мәктәп яны лагере һәм шәһәр читендәге стационар 24 лагерь республика бюджетыннан 218 миллион сум финанс ярдәме алды, – дип белдерде ведомство җитәкчесе.

Үсеш үзенчәлекләре булган балаларның ялы ничек оештырылачак?

– Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле һәм инвалид балалар өчен, 300 кешене колачлап, 13 инклюзив смена үткәрү каралган, – диде Айбулат Хаҗин.

Җәйге чорда муниципалитетлар тарафыннан “#КаникулыДетиБашкортостана” проекты кысаларында төрле юнәлешләр: техник, табигый-фәнни, физкультура-спорт, сәнгать, туристлык-туган якны өйрәнү, социаль-гуманитар юнәлешләр буенча профильле һәм тематик сменалар үткәрү каралган.

Шулай ук республикада җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында “#TERRAДЕТСТВО” проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк (ял итүнең аз чыгымлы формасы булган ишегалды мәйданчыкларын оештыруны камилләштерү). Шул ук вакытта, тәрбия эшенең һәм каникул чорында балаларның ялын оештыруның бер формасы буларак, онлайн-сменалар оештырылачак.

Укучыларны кызыклы сәяхәтләр көтә!

Республикада мәктәп укучылары өчен туризмны һәркемнең мөмкинлегенә ярарлык итүгә һәм популярлаштыруга юнәлтелгән яңа программа эшли башлаячак. Бу хакта республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов белдерде.

– Туризм буенча федераль агентлык Башкортстан Республикасына чыгымнарны финанслау өчен мәктәп туризмын үстерүгә субсидия бирәчәк. Турлар 5-9нчы сыйныф укучылары өчен каралган, аларны бу елның июненнән башлап җибәрү планлаштырыла. Бу туган як буйлап экскурсия программалары оештыру һәм уңайлы шартларда яшәү булачак, – дип билгеләп үтте Рөстәм Афзалов.

Программа буенча норматив-хокукый документлар әле эшкәртү стадиясендә, старт Башкортстан Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы ресурсларында анонсланачак.
Яллар хәвефсез үтсен!

Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Кирилл Первов җәйге чорда сулыкларда һәм туристлык маршрутларында балалар хәвефсезлеге турында сөйләде.

Ул билгеләп үтүенчә, ел башыннан 500дән артык профилактик рейд үткәрелгән (узган елда 8 меңнән артык), аларның максаты – гражданнарның, беренче чиратта балаларның, сулыкларда батып үлүенә һәм имгәнүенә юл куймау.

1 июньгә кадәр пляжлар тикшерү уза. Аттестацияләнгән пляжлар турында мәгълүмат Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстан җиһазландырылган пляжлар саны буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. Узган елда – 110, ә быел 130га якын пляж ачылачак.

“Былтыр республиканың су объектларында 116 кеше батып үлгән, шуларның 15е – балалар. Барлык фаҗигале очраклар да коену өчен тәгаенләнмәгән урыннарда булды”, – дип билгеләп үтте Кирилл Первов.

Туристик маршрутларда хәвефсезлек буенча эш апрель ахырында ук башланган. Быел республиканың тау елгалары буйлап “экстремаль” салда йөзүчеләр агымы 1900 кешедән артып киткән. Коткаручылар су маршрутларының аеруча куркыныч участокларында кизү торган, шуның аркасында дүрт бәхетсезлек очрагы булдырылмый калган.

Ял кызыклы гына түгел, хәвефсез дә узсын өчен белгеч, беренче чиратта, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе сайтында онлайн-теркәлү узарга тәкъдим итә. Бу коткаручылар оператив ярдәм күрсәтә алсын өчен кирәк.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас