+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 июнь 2022, 14:00

Аэропортка сәяхәт балаларга киң юл ачсын!

“Уфа” аэропорты “Бәхет территориясе” хәйрия фонды белән берлектә үсмерләр өчен бик матур чара оештырды.

Аэропортка сәяхәт балаларга киң юл ачсын!Аэропортка сәяхәт балаларга киң юл ачсын!
Аэропортка сәяхәт балаларга киң юл ачсын!
Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, “Уфа” аэропорты “Бәхет территориясе” хәйрия фонды белән берлектә Уфа шәһәренең Гаилә тәрбиясе үзәге һәм Ф. Ш. Үтәшев исемендәге үсмерләр клубы тәрбияләнүчеләре өчен экскурсия уздырды.

Бәйрәм геройлары белән бергә экскурсиядә “Бәхет территориясе” фонды попечителе, Башкортстан Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова һәм “Уфа” халыкара аэропорты генеральный директоры Александр Андреев катнаштылар.

— Аэропортта балалар өчен экскурсия үткәрү — без фикер алышкан күптәнге проект, тик пандемия безгә аны тормышка ашырырга ирек бирмәде. Бүген, кояшлы бәйрәм көнендә, “Бәхет территориясе” фонды һәм Мостай Кәрим исемендәге «Уфа» халыкара аэропорты балалар йорты һәм Фуат Үтәшев исемендәге үсмерләр клубы тәрбияләнүчеләренә безнең аэропортның эшчәнлеге серләрен ачты, — дип билгеләп үтте Каринэ Хәбирова. — Без кунаклар өчен махсус программа әзерләдек, аның кысаларында алар «Уфа» аэропортының эш үзенчәлекләре белән танышты, гадәттә чит кешеләргә керү тыелган бүлекләрдә һәм хезмәтләрдә булды.

Балалар, кызыксынып һәм дулкынланып, экскурсоводларны – хезмәтләр җитәкчеләрен тыңлады. Авиацияне яратучылар өчен махсус рейска импровизацияләнгән теркәлү оештырылган иде, анда аларга истәлекле сувенирлар сыйфатында исемле утырту талоннары бирделәр. Шуннан соң кунаклар һава судноларына техник хезмәт күрсәтү ангарында булды һәм "Ту-154" самолет-тренажер бортына күтәрелде, анда һәр үсмер штурвал артына утырып истәлекле фотога төшү бәхетенә дә ия булды.

Балалар аэропортның кинология хезмәте эшен күреп сокланды: аларның күз алдында махсус өйрәтелгән этләр багажда йөртү тыелган әйберләрне эзләде һәм тапты. Шулай ук, экскурсия кунаклары диспетчер каланчасыннан һава судноларының очып китүен һәм төшүен күзәтте.
— Бүген - Халыкара балаларны яклау көне, һәм безнең өчен аэропортта әлеге бәйрәм геройларын кабул итү - зур мәртәбә, — дип билгеләп үтте генеральный директор Александр Андреев. — Әлеге экскурсиянең максаты, ким дигәндә, ике: беренчедән, балаларга шатлык китерү, икенчедән, предприятиене эчке яктан күрсәтү. Аэропортта 400 белгечлек буенча хезмәткәрләр эшли. Һәм без бүгенге сәяхәт киләчәктә егет-кызларның үз тормышын шушы юнәлешләрнең берсе белән бәйләргә этәргеч бирсә, бик шат булыр идек.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас