+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 Июня 2022, 12:20

Чыгарылыш кичәләре кайчан үтәчәк?

Башкортстанда чыгарылыш кичәләренең быел ничек узачагы билгеле булды.

Чыгарылыш кичәләре кайчан үтәчәк?Чыгарылыш кичәләре кайчан үтәчәк?
Чыгарылыш кичәләре кайчан үтәчәк?

Башкортстанда унберенче сыйныф укучыларына тантаналы рәвештә аттестатлар тапшыру 25 июньдә булачак. 9нчы сыйныф укучылары өчен бердәм чыгарылыш кичәсен һәр муниципалитет мөстәкыйль рәвештә, төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең резерв көннәрен үткәрүне исәпкә алып билгели.

Быел республикада унберенче сыйныфны — 16,5 меңнән, тугызынчы сыйныфны 42,4 меңнән артык укучы тәмамлый.

Исегезгә төшерәбез, 18 майдан 22 июньгә кадәр Башкортстанда 9нчы сыйныфлар өчен Дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрүнең төп чоры бара. 9нчы сыйныф укучылары чит телләр, математика һәм җәмгыять белеменнән имтихан тапшырды. Бүген укучылар тарих, физика, биология һәм химия, 7 һәм 8 июньдә – урыс теле, 10 июньдә – туган тел, 15 июньдә – биология, информатика һәм ИКТ, география, химия фәннәреннән имтиханнар тапшыралар. Имтиханнарны төп чоры – әдәбият, физика, информатика һәм ИКТ, география буенча 22 июньдә тәмамлана.

Быел БДИның төп чоры 26 майдан 2 июльгә кадәр уза. Башкортстанның унберенче сыйныф укучылары география, әдәбият, химия, урыс теле буенча имтихан тапшырдылар, алдагы сынау иртәгә, 2 июньдә, математика (профиль дәрәҗә) һәм 3 июньдә математика (база дәрәҗәсе) буенча узачак.

Фото: culture.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас