

"Фән һәм югары белем бирү өлкәсе акрынлап үсеш моделен үзгәртә. Университетларга, икътисад ихтыяҗларына йөз тотып, инновацияләр драйверы булырга туры киләчәк. Уку йортлары киләчәк ихтыяҗлары буенча белем бирү программаларын үз вакытында җайлаштырырга тиеш.
Бу максатлар өчен без республикада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәген булдырабыз. Безнең өчен хәзер бу - өстенлекле проектларның берсе, чөнки аның барлыкка килүе мәгарифне яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек һәм Башкортстан вузлары үсешенә көчле импульс бирәчәк. Болар барысы да илнең үсеш стратегиясенә туры килә. Быел Русия Президенты Владимир Путин "Фән һәм технологияләр унъеллыгы"н игълан итте.
Проектны 18 миллиард сумга бәялибез, шуның 10 миллиард сумы — федераль акчалар, калганнарына республикадан һәм эре корпорацияләрне җәлеп итәргә планлаштырабыз. Хәзер барлык кирәкле документларны әзерлибез. Июньдә Петербург халыкара икътисади форумында объект проектын тәкъдим итәчәкбез", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.
Фото: yar.mk.ru