“Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуынча, Иске Сибай авылында мәктәп төзелеше барышын даими контрольдә тотабыз.
Бүгенге киңәшмәне шундагы мәйданчыкта уздырдык. Генподрядчы һәм субподрядчы уртак эшләргә керешкәннәр. Беренче һәм икенче катларда электриклар - кабельләрне монтажлауны, төзүчеләр өченче катның төп блогын салуны тәмамлаган, әле канализациянең тышкы челтәрләрен үткәрәләр.
Төзелешкә 2 июльдә тагын киләчәкмен", — дип яза социаль челтәрләрдә Премьер-министр Андрей Назаров.
Фото: социаль челтәрләрдән.