+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 июнь 2022, 09:10

Пушкин белән Шәбагышны нәрсә бәйли?

Бүген — Пушкинның тууына 223 ел.

Пушкин белән Шәбагышны нәрсә бәйли?Пушкин белән Шәбагышны нәрсә бәйли?
Пушкин белән Шәбагышны нәрсә бәйли?
“Бүген Александр Сергеевич Пушкинның тууына 223 ел тулу уңаеннан Башкортстанда "Пушкин" урыны турында сөйләячәкмен.
Барысы да 1979 елда, яшь урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Рәфыйк Әминов Куергазы районының Шәбагыш авылында А.С. Пушкинга багышланган мәктәп музее оештырырга карар иткәч башлана. Ни өчен нәкъ менә аңа? “Капитан кызы” һәм “Пугачев бунты тарихы” өстендә эшләгән вакытта шагыйрь Ырынбур губернасы буйлап сәяхәт итә, Башкортстан территориясе, шул исәптән Куергазы районы авыллары да шунда кергән була.

Шуннан бирле зур булмаган коллекция җитди экспозициягә кадәр арта. Бүген музей фондларында 40 меңнән (!) артык экспонат саклана. Мәсәлән, биредә шагыйрь әсәрләренең 86 телдә җыелмасы саклана.

Дүрт дистә ел эчендә музей тарихи-мәдәни комплекска әверелде. 2015 елда биредә Александр Пушкинга һәйкәл куелды. Музей барысы өчен дә ачык. Ә Рәфыйк Гыйбадрахман улы үзе, лаеклы ялда булуына карамастан, бик теләп экскурсияләр үткәрә.

Александр Пушкинның туган көне һәм Урыс теле көне белән! Ә Рәфыйк Гыйбадрахман улына - ныклы сәламәтлек!” — дип язган республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.
 
 
Фото социаль челтәрләрдән.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас