Тәтер-Арслан – бай тарихлы авыл. Аңа унсигезенче гасырның урталарында Арслан Бикмәтов нигез сала. 1865 елда авылда 167 йортта 922 кеше яшәгән. Алар игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән. Авылда мәчет, өч тегермән, биш су тегермәне була. Архив документлары буенча Тәтер-Арсланда 1906 елда 2 мәчет, мәдрәсә, 3 бакалея лавкасы, 2 икмәк запасы кибете теркәлгән. Борынгы татар авылының бүгенгесе белән безне Тәтер-Арслан авыл Советы биләмәсе башлыгы Айдар Арсланов таныштырды.
– Авылыбызда 400дән артык йорт бар, 800гә якын кеше яши. Мәктәп, клуб, китапханә, табиблык амбулаториясе, почта, Саклык банкы бүлеге, балалар бакчасы, райпо кибете эшли. Халыкны күпчелек эш урыннары белән тәэмин итүче алар. Тирә-якта матурлыгы белән аерылып торучы мәчетебез дә бар. Иң мөһиме – аның ишекләре һәрвакыт ачык, намазга йөрүчеләр күп. Авылдашлар мал асрый, кош-корт үрчетә, умартачылык белән шөгыльләнә. Әлеге вакытта 1963 елда төзелгән мәктәптә капиталь ремонт эшләре бара. Укучыларыбыз күрше Яшерган авылында вакытлыча йөреп укый. Аларны мәктәп автобусы илтеп куя, барып ала. Мәктәп директоры Камил Арсланов белән аның хатыны Миләүшә Давит кызы – авылыбызның үрнәкле гаиләләренең берсе. Әйдәгез, алар белән якыннан танышыйк, – диде Айдар Фәрит улы.
Камил Габделхәй улы шушы авылда туып-үскән. Тәнзилә белән Габделхәй Арслановларның гаиләсеннән өч уллары да мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфадагы педагогия институтының физика-математика бүлегенә укырга керә. Өлкән уллары Рамил кулына диплом алгач та туган авылына кайтып эшли башлый. Ул 1975 елдан 2013 елга кадәр үтә дә җаваплы йөкне – мәктәп директоры вазыйфасын тарта. Рамил Габделхәй улы бу дилбегәне кече энесенә тапшыра. Абыйсыннан алган эстафетаны энесе Камил әлеге көнгә кадәр лаеклы алып бара. Гаиләдәге уртанчы ул Равил институтны тәмамлаганнан соң Күмертау районы һәм шәһәрендә физика-математика укыта. Бүген ул Уфада эшли.
– Безнең өчебезнең дә укытучы булып китүебез әни тәрбиясенә бәйле, дип уйлыйм. Ни генә дисәң дә, гаиләдәге тәрбиянең башы әни кешедә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага юлландым. Башкорт дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кердем. Анда укыганда мәхәббәтем һәм тормыш юлдашымны да очраттым. Кыйгы яклары гүзәле Миләүшә белән беренче курста укыганда ук дуслаштык. Ә инде соңгы курста укыганда өйләнештек тә, парлашып, юллама буенча Миякә районына эшкә юлландык. Яңа Ишле авылында яңа тормыш башладык, – ди Камил Габделхәй улы.
– Улларыбыз Данис, Динас, Данир да шул авылда туды. Укыттык та, дөнья да көттек, иҗтимагый эшләрдә дә катнаштык. Миякәдә унбиш ел яшәгәч, иремнең туган якларына кайтырга булдык, чөнки бианай ялгызы калган иде. Шулай итеп, төп нигезгә кайтып төпләндек, – ди Миләүшә Давит кызы.
Бер түбә астында бианай белән килен 16 ел тату яши. Тормышының соңгы елын урын өстендә үткәргән Тәнзилә апаны килене тәрбияли.
Арслановлар үз гаиләләрен коргач та бер йөрәк, бер йодрык булып яши. Аларның абзар-куралары һәрвакыт мал белән тулы була.
– Миякәдә яшәгәндә дә, монда кайткач та мал асрадык. Авыл җирендә сыер асрамыйча, кош-корт тотмыйча яшәп булмый, безнеңчә. Бигрәк тә туксанынчы елларда малсыз яшәүне күз алдына да китерүе авыр иде, – ди Камил Габделхәй улы.
– Тормышыбызның шушы ритмына күнеккәнбез. Һәркөнне иртәнге сәгать алтыда йокыдан уянабыз да маллар янына чыгабыз. Йорт-курадагы эшләрне бетергәч, мәктәпкә юлланабыз. Кич белән өйгә кайтып кергәч, тагын малларны карарга кирәк. Гадәти авыл тормышы белән яшибез, – ди Миләүшә Давит кызы.
Әйе, Арслановлар авыл тормышын бер дә читен күрми. Киресенчә, алар туган җирләрендә яшәү һәм эшләүдән тәм таба. Бүген инде авылларда сыер асраучыларның күбесе сөтне сыер саву аппараты белән сава. Миләүшә апа исә кул белән савуны хуп күрә. “Мин эштә тоткарлансам, яки берәр җиргә китсәм, Камил сыерны үзе сава. Гомумән, гаиләдә эшне ирләрнекенә һәм хатын-кызларныкына бүлгәнебез юк. Бер-береңә ярдәм итеп яшәгәндә генә тормыш алга бара”, – ди Миләүшә Арсланова.
Арслановларның ихатасында трактор да тора. Ул да йорт эшләрендә, печән әзерләгән чорда бик кирәк.
– Экологик яктан чиста һәм яхшы сыйфатлы авыл продукциясен кибетнеке белән чагыштырып булмый. Шуңа күрә үзебез җитештергән ит, сөт һәм сөт ризыклары, умарта балы балаларыбызга, туганнарга күчтәнәчкә китә, – ди Арслановлар.
Хәзер авылларда хәле булган урта яшьтәгеләр дә, яшьләр дә мал асрамый гына яшәүне хуп күрә. Әлбәттә, һәркемнең үз сәбәбе. Әңгәмәдәшләремнән дә бу хакта сораштым. Алар сүзләренчә, мал асрау бик үк рентабельле түгел, һәм табыш та тиз генә килми. Ә хәзерге яшьләргә табыш бик кыска вакыт эчендә һәм зур күләмдә кирәк. Тагын бер сәбәбе – ул инде “сыер койрыгына ябышып яшәргә” теләмәү. Чөнки мал асраганда кайчан телисең, шул вакытта ял итәргә, сәяхәткә чыгып китеп булмый.
Әйе, Миләүшә һәм Камил Арслановлар ата-бабаларыбыз ничек яшәсә, шул кануннарга күнеп яши. Бу инде аларның яңача яшәргә теләмәүләреннән түгел, бары тик алар үз тормышларын шушылай күрә һәм шуның белән алар бик бәхетле дә.
Шулай да аларны борчыган мәсьәләләр дә бар. Шуларның берсе турында Камил Габделхәй улы болай диде: “Авыл картая. Шунысы борчый. Без 2000 елда туган авылга кайтканда мәктәптә 160 бала укыса, бүген 83 бала белем ала. Бу саннар шушы темп белән кимүгә барса, якынча 30 елдан соң авылда балалар саны юкка чыгачак дигән сүз. Моның сәбәбе эшсезлектән килә. Тәтер-Арсланда яшәүче яшь гаиләләрнең хатыннары – авылда, ә ирләренең күпчелеге читкә китеп акча эшли”.
Миләүшә һәм Камил Арслановлар – яшәү рәвешләре, хезмәтләре белән тирә-якта дан казанган шәхесләр. Алар мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен мактаулы исемнәргә лаек булган: Миләүшә Давит кызы – “Русия мәгарифенең мактаулы хезмәткәре”, ә Камил Габделхәй улы – “Башкортстанның халык мәгарифе отличнигы”. Бу тату гаиләдә үсеп, инде канатларын ныгытып, туган нигезләреннән очкан уллары да гаилә корып, матур тормыш көтә. Әти-әниләрен тагын да бәхетле итеп, оныклар бүләк иткәннәр.
Әйе, бу дөньяда бәхетне һәркем үзенчә бәяли. Ә Арслановлар аны туган җирләрендә тапкан.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Стәрлебаш районы,
Тәтер-Арслан авылы.