+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 июнь 2022, 06:45

Төбәктә БДИ тапшыру ничек бара?

6 июньдә биш меңнән артык укучы тарих һәм физика буенча сынау тотты.

Төбәктә БДИ тапшыру ничек бара?Төбәктә БДИ тапшыру ничек бара?
Төбәктә БДИ тапшыру ничек бара?

6 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары тарих һәм физика буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Башкортстанда имтиханнар штат режимында өзеклекләрсез узды, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Төп чорда тарих һәм физикадан БДИ тапшыру өчен 5085 кеше теркәлгән: физика буенча – 3172, тарих буенча - 1913. Тарих һәм физика буенча үз нәтиҗәләрен укучылар 22 июньнән дә соңга калмыйча белә алачаклар.
Имтихан барышын җәмәгать күзәтүчеләре тикшереп торды. БДИ тапшыру пунктларының барысы да һәм алар янәшәсендәге территорияләр хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан сакланды.

Төп имтихан чоры вакытында онлайн-видеокүзәтү аудиторияләрне тулысынча колачлый. Моннан тыш, барлык аудиторияләрдә дә, БДИда да, төп дәүләт имтиханында да, материалларны аудиторияләрдә бастыру технологиясе кулланыла.

Агымдагы елда БДИның төп чоры 26 майдан 2 июльгә кадәр уза. Унберенче сыйныф укучылары өчен киләсе имтиханнар 9 июньгә билгеләнгән. Бу көнне укучылар җәмгыять белемен тапшырачак.

14 июньдә алар чит телләр («сөйләм» бүлегеннән тыш) һәм биология фәннәреннән сынау тотачак. 16-17 июньдә — чит телләр («сөйләм " бүлеге), 20-21 июньдә информатика һәм ИКТ буенча имтиханнар узачак.

Билгеле булуынча, Башкортстанда имтиханнарда 17 545 кеше катнашырга планлаштыра. БДИда катнашучылар арасында иң популяр фәннәр: профильле математика-52,8% һәм җәмгыять белеме-37,3%.

 


  Фото: ng-74.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас