+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 июнь 2022, 13:41

Вузларда тагын 5 ел укый башлаячакбызмы?

Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков югары уку йортларында булачак үзгәрешләр турында әйтте.

Вузларда тагын 5 ел укый башлаячакбызмы?Вузларда тагын 5 ел укый башлаячакбызмы?
Вузларда тагын 5 ел укый башлаячакбызмы?

Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, УДАТУ проректоры Алексей Елизарьев Русия Ректорлар берлеге (РСР) президенты, М.В. Ломоносов исемендәге МДУ ректоры Виктор Садовнич рәислегендә Русия югары белемнең милли системасы перспективалары турында фикер алышуда катнашты.

Фикер алышуда шулай ук Русиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Русиянең фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев, мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев, Дәүләт думасы рәисе урынбасары Борис Чернышев, Дәүләт думасының Фән һәм югары белем бирү комитеты рәисе Сергей Кабышев, Русия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев, шулай ук 90 ректор һәм 200дән артык проректор катнашты.

Төп темалар булып Русия югары белем бирүнең милли системасын үстерү, Болон системасыннан баш тарту һәм закон чыгару үзгәрешләре вариантлары турында фикер алышу булды. 7 июньдә Русиянең барлык вузларын Болон мәгариф системасыннан чыгардылар, чөнки Русия ректорлары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре Русиянең Украинадагы махсус хәрби операциясен хуплады.

"Ниндидер кире кагылмый торган хәл булгандыр дип уйламыйм. Русия мәгариф һәм фән министры урынбасары Афанасьевның: "Бу бездән Болон системасы чыкты, ә без аннан түгел", - дигән сүзләре белән тулысынча килешәм. Болон системасы Европаның белем бирү киңлеген тәкъдим итсен. Әмма бу Русиядә бакалаврлар һәм магистрларны гамәлдән чыгарырга кирәк дигәнне аңлатмый, чөнки алар безнең патша заманында ук бар иде. Шуңа күрә ил икътисады өчен сыйфатлы белгечләр әзерләүне дәвам итәбез, - дип билгеләп үтте Алексей Елизарьев. - Быел кабул ителгән абитуриентлар, бакалавриат һәм магистратура программалары буенча белем алучылар өчен без бернинди проблема да күрмибез. Ике мәгариф дәрәҗәсе дә "Русия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль законда беркетелгән, бөтен ил территориясендә тулысынча легитим һәм актив рәвештә гамәлгә ашырыла.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас