Башкортстанда Иглин 3нче мәктәбен тәмамлаучы Аделина Носратуллина химия буенча БДИны 100 баллга тапшырган. Кызның уңышлары турында “Иглинские вести” гәзите хәбәр итә.
Басма мәгълүматлары буенча, Аделина Носратуллина мәктәптә белем алган еллар дәвамында укудагы уңышлары өчен Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Узган елда ул сәнгать мәктәбен кызыл дипломга тәмамлаган. Җәй саен лагерьда әйдаман булып эшләгән. Кыз мәктәп тормышында актив катнашкан. Ул Башкорт дәүләт медицина университетына укырга керергә һәм табиб булырга хыяллана.
Аделинага химияне Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы, 35 елдан артык педагогик стажы булган Ираида Михайловна Кулакова укыта. Аның укучылары ел саен төп дәүләт имтиханында һәм БДИда югары баллар җыя. Аларның күбесе медицина югары уку йортларында һәм колледжларында укый. Педагог район үзәк дәваханәсенең күпчелек медицина хезмәткәрләренең аның укучылары булуы белән горурлана.
Билгеле булуынча, агымдагы елның 26 маенда узган беренче имтихан нәтиҗәләре буенча (география, әдәбият, химия) 20 укучы БДИны 100 баллга тапшырган иде. Химия буенча — 19, әдәбият буенча бер укучы иң югары балл алган. БДИда химия фәненнән Бүздәк, Дүртөйле, Иглин, Бишбүләк, Чишмә, Борай, Бәләбәй районнарыннан, Уфа, Сибай, Октябрьский, Стәрлетамак шәһәрләреннән, әдәбияттан Октябрьский шәһәреннән укучылар 100 балл җыйды.
Фото:iglvesti.com