Бу балалар бакчасында һәр нарасый туган телен, үз халкының гореф-гадәтләрен белеп, танып үссен өчен күп эшләр башкарыла. Мәсәлән, 2020 елда Айдарәле авылы балалар бакчасының “Татар теле энҗеләре” проекты Башкортстан Башлыгы грантына лаек булган. Бүгенге көндә дә тәрбиячеләр шушы юнәлештә эшли.
– Без балаларны туган телгә өйрәтү эшен даими алып барабыз. Моның өчен туган телдә төрле уеннар уйныйбыз, татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган йолалар, бәйрәмнәр үткәрәбез. Шундыйлардан “Сабантуй”, “Сөмбелә”, “Карга боткасы”, “Бәби күрү”, “Туган телем – назлы гөлем”, “Шәҗәрә бәйрәме” һәм башка чараларны әйтеп була. Балалар “Яшерәм яулыгымны”, “Түбәтәй”, “Кабыргалы-камчылы”, “Йөзек салу” татар халык уеннарын бик яратып уйный. Тәрбиячеләр балаларга татар телендә әкиятләр укый. Кечкенәләр “Әллүки” журналын да алдыра һәм аны бик ярата, – ди балалар бакчасы мөдире Винера Арасланова.
– Сабый күңеленә нинди орлык салсаң, ул шундый шытым бирә. Бакчабызда туган телне саклап калуга, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәтүгә күп көч салабыз. Әлбәттә, бу эш тәү чиратта гаиләдә башкарылырга тиеш. Кечкенә баланың әти-әнисе сөйләшкән телне өйрәнүен барыбыз да белә. Тик соңгы вакытта авылларда яшәүче гаиләләрнең дә туган телдә аралашмавы күзәтелә. Шулай булуга карамастан, без, тәрбиячеләр, балалар туган телен белсен, өйрәнсен өчен тырышып эшлибез, – ди тәрбияче Светлана Мостафина.
Күптән түгел бу балалар бакчасында йокы бүлмәсендәге җиһазлар яңартылган. Шулай ук уен бүлмәсендәге җиһазлар да яңартылган. Бу эшләр “Атайсал” проекты буенча бүгенге көндә Ишембай шәһәрендә яшәүче эшкуар, якташлары Азат Арсланов ярдәме белән башкарылган.
– Балалар – безнең киләчәк. Аларга, без, өлкәннәр, яхшы тәрбия бирергә һәм моның өчен тиешле мохит тә тудырырга тиеш. Нәкъ шушындый уңайлыклар тудырган якташыбыз Азат Закир улына рәхмәтлебез. Тәтер-Арслан авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Айдар Араслановка да рәхмәтебез зур. Ул Һәрвакыт ярдәм кулы суза, нинди генә проблема килеп туса да, тәүдә аңа мөрәҗагать итәбез. Озакламый авыл Советы балалар бакчасының ихата коймасын яңарту эшләренә тотыначак, – диде Винера Шәйхулла кызы.
Әлеге балалар бакчасы ихатасында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларга обелиск та куелган, гәрчә авыл биләмәсендә яңа обелиск булса да. Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар шунда уза икән. Димәк, балаларда кече яшьтән ватанпәрвәрлек хисе дә тәрбияләнә.
Зөһрә ИСЛАМОВА.