Депутатлар Русия укытучыларын артык кәгазь эшеннән азат итәргә ниятли. Чираттагы пленар утырышта Дәүләт думасы педагогларга бюрократик йөкләнешне киметү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Әлеге документ нигезендә, Русия Мәгариф министрлыгына мәктәп тарафыннан бирелә торган отчет документларының төгәл исемлеген расларга тиешле нормалар эшләргә тәкъдим ителә. Бу педагогларга укучыларга белем бирүгә һәм аларны тәрбияләүгә игътибар юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк.
Төзәтмәләр "Мәгариф турында”гы законга кертеләчәк.
Фото: gazeta-pedagogov.ru