+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
14 Июня 2022, 16:30

Сабыйлар да, әти-әниләр дә шат

Башкортстанда шәхси балалар бакчаларында 400 өстәмә урын булдырылачак.

Сабыйлар да, әти-әниләр дә шатСабыйлар да, әти-әниләр дә шат
Сабыйлар да, әти-әниләр дә шат
Агымдагы елда республикага “Демография” гомумдәүләт проектының “Мәшгульлеккә ярдәм итү” төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында өстәмә финанслау өчен 48,4 миллион сум бүлеп биреләчәк. Боерыкны Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Бу акчалар шәхси балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыруга, аларны укыту һәм тәрбия чаралары белән тәэмин итүгә тотылачак. Ә балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм җитәкчеләре квалификацияне күтәрү курсларын үтә алачак.

2020 елдан Башкортстанда “Демография” гомумдәүләт проекты буенча 1,5-3 яшьлек балалар өчен шәхси балалар бакчаларында 650 урын булдырылган. Грантлар Уфа һәм Стәрлетамакның 18 балалар бакчасына бирелде.

Төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елда республикада 500 урынлык өч муниципаль балалар бакчасын файдалануга тапшыру планлаштырыла – Уфаның Кузнецов Затоны бистәсендә, Кырмыскалы районының Кабак авылында һәм Салават районының Янгантау авылында.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас