

Кичә, 14 июньдә, мәктәп тәмамлаучылар биология һәм чит телләрдән (язма өлеш) БДИ тапшырды. Имтиханнарда 4374 кеше катнашты: аларның 2771е – биология, 1603е чит телне тапшырды. БДИ штат режимында узды, дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат секретаре Лина Сарбаева.
Биологиядән имтихан эше 28 биремне үз эченә алган ике өлештән торды. Аны 3 сәгать 55 минут эчендә башкарырга кирәк иде. Нәтиҗәләр 29 июньнән дә соңга калмыйча билгеле булачак.
Чит телләрдән БДИ ике өлешкә бүленгән: язма һәм телдән («сөйләм» бүлеге), алар төрле көннәрдә үткәрелә. Телдән бирелгән өлеш язма имтиханда катнашучыларның теләге буенча тапшырыла, ул 16 һәм 17 июньгә планлаштырылган. БДИны инглиз, немец, француз, испан һәм кытай телләре буенча тапшырырга мөмкин. Башкортстанда инглиз телен - 1588, немец телен - 12, француз телен – 2 һәм кытай телен 1 кеше тапшырган. Бу имтихан нәтиҗәләре 4 июльдә билгеле булачак.
Исегезгә төшерәбез: агымдагы елда БДИның төп чоры 26 майдан 2 июльгә кадәр уза, анда 17 меңнән артык укучы катнаша.
Фото: noyabrsk.mirtesen.ru