

Мин Иске Шәрәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларын укыту белән беррәттән, ике ел дәвамында “Эксклюзив” бию түгәрәгенә дә җитәкчелек итәм. Үземә дә, балаларга да зур канәгатьлелек китерә торган бу шөгыль төп эшемә зур ярдәмче булып тора.
Мәктәбебезнең иң кечкенә укучыларын берләштергән “Эксклюзив” бию түгәрәге әлегә сабый баланы гына хәтерләтсә дә, кызлар һәм малайлар район һәм республика күләмендәге конкурс-фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясый, мәктәптә, авылда, район күләмендә узган барлык бәйрәмнәрне үзләренең чагу биюләре белән бизиләр.
Түгәрәккә 15 бала: 10 кыз һәм 5 малай зур теләк белән йөри. Атнасына ике көн җыелышабыз, халык һәм заман биюләрен өйрәнәбез. Шунысы куанычлы, мәктәптә балалар күп булмаса да, сәнгать сөючеләр бихисап, арада матур җырлаучылар, биюгә оста кызлар-малайлар бар. Шул ук вакытта алар яхшы укый һәм мәктәп тормышында актив катнаша. Бу эштә ата-аналарның ярдәме дә бәһалап бетергесез.
Бию түгәрәге оештыру – күптәнге хыялым иде. Шуны тормышка ашыру өчен түгәрәк булдырганчы ук балалар белән бәйрәмнәргә биюләр әзерли идек. Ә бу түгәрәкне оештыру безне тагын да берләштерде. Исемен балалар белән бергә уйлап таптык. “Эксклюзив” булгач, биюләребез дә шундый үзенчәлекле безнең. Халык биюләрен өйрәнер алдыннан төрле милләт вәкилләренең тормыш-көнкүрешен, тарихын өйрәнәбез. Шул ук вакытта бию тәртипкә, төгәллеккә, чыдамлыкка, җитезлеккә өйрәтә. Оялчанрак бала да үзен сәхнәдә иркен тота башлый. Ә бу бик мөһим.
Укучыларыбызның чыгышларын һәрвакыт яхшы кабул итәләр, алкышларга күмәләр. Бу аларны тагын да дәртләндереп җибәрә. Шуңа уңышларыбыз да күз алдында. Русия Федерациясендә Балачак унъеллыгы уңаеннан оештырылган “Бию марафоны” район конкурсында “Стиляги” биюе белән беренче урынга чыктык. Коллективыбыз район данын яклап, әлеге бәйгенең дипломанты булды. Халыкара конкурс-фестивальләрдә дә уңышлы чыгыш ясадык, бәйгедән балалар кулларына диплом алып, канатланып кайта. Кечкенә биючеләрнең шатлыгын бу мәлләрдә сүз белән генә аңлатырлык түгел. Укучыларымның омтылышлары сүрелмәсен, яңадан-яңа уңышларга ирешеп, яңа үрләр яуларга насыйп булсын, дип телим. Бии-бии тагын да остарачакбыз әле.
Регина БӘШИРОВА,
Иске Шәрәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Кырмыскалы районы.