12 катнашучы максималь 100 балл җыйды. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат секретаре Лина Сарбаева хәбәр итте.
Төп чорда урыс теле буенча имтихан 30 һәм 31 майда узды. Бу вакыт эчендә анда 15 мең кеше катнашты. Башка фәннәргә килгәндә, республикада химия буенча – 19, ә әдәбият буенча бер укучының йөз балл җыюы билгеле булды. Ике укучы исә ике имтихан нәтиҗәләре буенча 200 балл җыйды: берсе — урыс теле һәм әдәбияты, икенчесе урыс теле һәм химия буенча.
Уфаның 3нче гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Алсу Әхмәтҗанова химия һәм урыс теле буенча 100әр балл җыйды. Кыз медицина вузына укырга керергә хыяллана һәм әлегә биология буенча БДИ нәтиҗәләрен көтә.
Фото: ampravda.ru