+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 июнь 2022, 17:35

Руслан Насретдинов: “Без балаларның теләкләрен тормышка ашырачакбыз”

Бүген “Бердәм Русия" партиясенең төбәк комитетында “Теләкләр җәе” акциясенә багышланган матбугат конференциясе узды.

Руслан Насретдинов: “Без балаларның теләкләрен тормышка ашырачакбыз”
Руслан Насретдинов: “Без балаларның теләкләрен тормышка ашырачакбыз”

Акция кысаларында халыкның социаль яктан якланмаган категориясе: Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан күченеп килергә мәҗбүр булган балаларның теләкләре үтәлә.

Партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов матбугат конференциясендә акциянең төп максаты турында сөйләде: "Безнең акциянең максаты — балаларга уңай эмоцияләр, шатлык бүләк итү. Чөнки алар болай да бик күп күргән, өйләрен югалткан, зур стресс кичергән. Балалар киләчәктә куанып яшәсеннәр өчен аларга ярдәм итәргә кирәк. Радий Фәрит улы әйткәнчә, “чит балалар булмый".

Матбугат конференциясендә республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Бердәм Русия” партиясе фракциясе җитәкчесе Рөстәм Ишмөхәммәтов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Эдуард Сәетбатталов, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Айгөл Гәрәева, республиканың Иҗтимагый палатасы әгъзасы Альбина Касыймханова, шулай ук киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм партиянең социаль проектларында актив катнашучылар катнашты.

Чара кысаларында "Теләкләр җәе” акциясе белән бәйле берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Катнашучылар составы, акциянең дәвамлылыгы турында да сөйләштеләр, балалар өчен хәзер нинди бүләкләр аеруча популяр булуы турында сөйләделәр.

“Чынлыкта, балаларның теләкләре бик гади, әмма төрле. Әлбәттә, гаджетлар да, телефоннар да, планшетлар да лидерлар рәтендә. Нигездә, уку өчен кирәкле әйберләр. Шулай ук спорт инвентаре: самокатлар, велосипедлар, роликлар буенча сораулар да бар. Бик дулкынландыргыч теләкләр, мәсәлән, песи балалары сораучылар да бар”, - дип ассызыклады Руслан Насретдинов.

Рөстәм Ишмөхәммәтов сүзләренә караганда, Дәүләт җыелышы депутатлары тарафыннан 55 теләк сайлап алынган һәм беренче атнада акциянең яртысыннан артыгы үтәлгән.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: