+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 июнь 2022, 08:22

Балалар пособиеләре буенча сорауларыгыз бармы?

Хәзер 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр буенча консультацияләрне республика Ситуацион үзәгенә 8(347) 218-19 яисә 122 (өстәмә 2) телефоны буенча шалтыратып алырга мөмкин.

Балалар пособиеләре буенча сорауларыгыз бармы?Балалар пособиеләре буенча сорауларыгыз бармы?
Балалар пособиеләре буенча сорауларыгыз бармы?

Билгеле булуынча, 3тән 7 яшькә кадәр түләүләр буенча Башкортстан Хезмәт министрлыгы эшне җайга салган да инде, шул ук телефон буенча экспертлар 3тән 7 яшькә кадәрге исәпләүләрнең үзенчәлекләрен ачыкларга булыша.
Бу хакта ЦУРның туры эфирында төбәк буенча Русия Пенсия фонды бүлегенең социаль түләүләр бүлеге начальнигы Лилия Агишева һәм Уфа шәһәре буенча республика халыкка социаль ярдәм үзәге филиалы директоры Аэлита Салихкулова тулырак сөйләде.

Уфада Ситуацион үзәк Радий Хәбиров башлангычы буенча 2020 елның ноябрендә булдырылды. Ул Башкортстан ЦУРының бер өлеше булып тора. Ситуацион үзәкнең максаты – халыкка иң катлаулы мәсьәләләр буенча шалтырату мөмкинлеге бирү. Ул коронавирустан башланды, хәзер импортны алыштыру, бизнеска ярдәм итү, Украинадан килүчеләргә ярдәм итү һәм балаларга түләү мәсьәләләре дә өстәлде. Ситуацион үзәк 8дән 20 сәгатькә кадәр, ялларсыз эшли.

Тулырак видеодан карагыз.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас