

Болар - икесе ике укытучы. Икесе дә Күмертаудагы 5нче мәктәптән. Икелене көндәлеккә түгел, ә укучылар маңгаена куюны үзенчә алдынгы педагогик алым дип исәпләгәне үзе теләп эшеннән киткән иде. Ә менә, ата-аналар фикеренчә, кечкенә балаларны куркытып тотучысы эшли әле.
Алар, укытучы балаларга кычкыра, берсе урта бармагын күрсәткәч, кулына линейка белән суга, дип зарлана. Нинди бармагын?! Бәлки, монда линейка түгел, атасының каешы, матчадагы чыбыгы кирәктер? Ерактан күрсәтеп булса да куярга...
Ә менә шул ук укытучы, тавышы ошамый дип, балалар алдында степлерны идәнгә чәкәве матур түгел. Ә бит аның эш стажы зур, сөйләм үсеше тоткарланган балалар белән эшләү тәҗрибәсе бар.
Бу вакыйгаларга ачыклык кертелер, укытучыларның нерв системасын, димәк, сәламәтлеген саклауга да игътибар ителер, дигән өметтә калыйк.