16 июньдә XXV Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ВЭБ Дәүләт корпорациясенең өлкән вице-президенты Михаил Алашкевич белән Уфада бөтендөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең югары уку йортлары кампусын төзү проектын гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар.
— Бу - Башкортстан өчен мөһим фәнни-мәгариф проектларының берсе, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Нәкъ менә НОЦ эшчәнлеге һәм Уфа югары уку йортлары базасында берләштерелгән университет булдыру кампус проектына Русия Хөкүмәте ярдәме алырга мөмкинлек бирде. Уфаны шундый масштаблы объектларны урнаштыру өчен сигез мәйданчыкның берсе итеп сайладылар. Без шәһәрнең тарихи үзәгендә кампус төзергә планлаштырабыз.
Торак, укыту-лаборатория, административ биналар һәм җәмәгать урыннары комплексы берьюлы 5 000 магистр, аспирантлар һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрне урнаштыруга исәпләнгән. Беренче этапта Уфа IQ-паркы бинасын реконструкцияләү планлаштырыла, аның концепциясен Сколково фонды эшләгән. Бу — эшлекле зоналар, стартап-үзәкләр, шулай ук IT-технопарк, күргәзмә зоналар урнашачак күпкатлы бина. Икенче этап торак корпуслар, уку аудиторияләре, лабораторияләр, геном үзәк, шулай ук иҗтимагый-эшлекле киңлекләр төзүне күздә тота.
Фото: glavarb.ru