Мәҗбүри фәннәрдән: урыс теле һәм математика буенча БДИның башлангыч нәтиҗәләре билгеле булды. Бу дисциплиналар буенча йомгаклау аттестациясе эшен укучылар төп чорның төп көннәрендә язды. Исегезгә төшерәбез: Башкортстанда урыс теле буенча БДИда 15 меңнән артык кеше катнашты. 12 чыгарылыш сыйныф укучысы бу фән буенча 100 балл җыйды.
Укучылар быел аналитик фикерләү осталыкларын күрсәтте, бу инша язу нәтиҗәләреннән дә ачык күренә, дип билгели белгечләр. Шулай ук быел укучылар орфографияне тикшерү өчен биремнәрне үтәгәндә югары баллар алган.
Математика буенча (база дәрәҗәсе) БДИны 7259 кеше язган. Чыгарылыш сыйныф укучылары практик юнәлешле биремнәрне, шул исәптән геометрия буенча биремнәрне һәм реаль тормыштан икътисади эчтәлектәге мәсьәләләрне, уңышлы үтәгән. Имтихан тапшыручыларның күбесе диаграмма, графиклар, таблицалар рәвешендә бирелгән мәгълүматны анализлауга кагылышлы биремнәрне яхшы үтәп, логик фикер йөртә белүләрен күрсәткән.
Математика буенча профильле дәрәҗәдәге БДИны 8432 кеше язган. 13 чыгарылыш сыйныф укучысы 100 балл алды.
Быелгы БДИ нәтиҗәләре сынау тотучыларның математик яктан яхшы әзерлеген күрсәтте һәм математик белем бирүнең сыйфатын күтәрү буенча күрелә торган чараларның, шулай ук сайлап алынган ике баскычлы имтихан моделенең нәтиҗәлелеген раслады.
Ике мәҗбүри фән буенча минималь балл җыя алмаган укучылар аны төп чорның резерв көннәрендә яңадан тапшыра алачак. Ике мәҗбүри фән буенча да канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗә алган катнашучыларга сентябрь аенда өстәмә вакыт биреләчәк.
Билгеле булуынча, Башкортстанда БДИның төп чоры 26 майдан 2 июльгә кадәр уза. 16 һәм 17 июньдә чит телләр буенча имтиханның телдән өлеше («сөйләм» бүлеге) узды. Ә 20 һәм 21 июньдә балалар информатика һәм ИКТ буенча БДИ тапшырачак.
Фото: kirov-portal.ru