+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 Июня 2022, 06:35

22 июньдә, нәкъ иртәнге дүрттә...

“Авангард" үзәге курсантлары Бөек Ватан сугышы башлануга 81 ел тулу уңаеннан шәмнәр кабызды.

22 июньдә, нәкъ иртәнге дүрттә...22 июньдә, нәкъ иртәнге дүрттә...
22 июньдә, нәкъ иртәнге дүрттә...

Бүген «Авангард» укыту-методик үзәгендә “Хәтер шәме” акциясе узды.

“Республиканың Кушнаренко, Нуриман районнары һәм Уфаның Дим районы егетләре бүген иртәнге 3тә тордылар. Митинг бер минут тынлык белән башланып китте һәм нәкъ 4:00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнарны искә алу йөзеннән шәмнәр кабыздылар”, - дип белдерә мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова.

Ул билгеләп үткәнчә, «Авангард» укыту-методик үзәге Башкортстанда патриотик тәрбия бирүнең флагманы булып тора. Шуңа күрә “Хәтер шәме” акциясен нәкъ менә биредә үткәрергә карар ителгән.

“5 көнлек җыеннарда хәзер бездә 70тән артык яшь кеше бар. Алар бик җаваплы һәм үз бурычларына җитди карый", — дип өстәде Инесса Косолапова.

 

Фото: education.bashkortostan.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас