+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 июнь 2022, 06:15

Йогурт биойод белән баетылды

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә шатлыклы яңалык белән уртаклашты.

Йогурт биойод белән баетылдыЙогурт биойод белән баетылды
Йогурт биойод белән баетылды

“Биойод белән баетылган яңа йогурт сатуга чыкты. Бу - безнең "Сөт кухнясы"ы продукты, һәм аны учреждениенең дүрт дистәләп тарату пунктында теләгән һәркем сатып ала ала. Гадәти булмаган йогуртны Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский һәм Югары Кыйгыда ясыйлар.

Әлеге ризык йод җитешмәү барлыкка килү куркынычын киметү һәм профилактикалау өчен эшләнде, бу хәл республикабызның күп кенә районнарында күзәтелә. Яңа төр йогуртта йод дәрәҗәсе кече яшьтәге баланың тәүлеклек ихтыяҗының 30 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта йогуртта йод тәме һәм исе юк, шуңа күрә аны балалар бик теләп ашый.

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында гадәти йогуртны биойод белән баетылганга алыштыра башладык. Моны безнең “Роспотребнадзор” киңәшләре нигезендә эшлибез.

"Сөт кухнясы"ның үсеше турында яңалыклар моның белән генә тәмамланмаячагына ышанам, без Башкортстан балаларын тәмле һәм файдалы ризыклар белән тәэмин итү өстендә эшләүне дәвам итәбез.
Барыгызга да сәламәтлек телим!” — дип яза социаль челтәрләрдәге рәсми битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

 

 

Фото социаль челтәрләрдән.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас