+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 июнь 2022, 13:02

Дөнья күләмендәге уку йортлары киләчәгебезне билгели

Республика башлангычын Дмитрий Чернышенко югары бәяләде.

Дөнья күләмендәге уку йортлары киләчәгебезне билгелиДөнья күләмендәге уку йортлары киләчәгебезне билгели
Дөнья күләмендәге уку йортлары киләчәгебезне билгели

Удмуртия Республикасына эш сәфәре кысаларында Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе федераль округы кураторы Дмитрий Чернышенко белән Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм төбәк башлыгы Александр Бречалов Удмурт дәүләт университетында булдылар. Вице-премьер 20 июньдә илнең барлык югары уку йортларында старт алган кабул итү кампаниясенең барышын тикшерде, шулай ук студентлар стартаплары белән танышты. Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, Удмурт дәүләт университеты «Приоритет 2030» программасында катнаша, алдынгы инженер мәктәбен булдыру буенча конкурс сайлап алуына гариза биргән. Шул ук исемдәге федераль проект Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин башлангычы буенча оештырылган. Хәзер конкурска йомгак ясала, якын арада 30 вуз-җиңүче игълан ителәчәк. "Идел буе федераль округында 200 югары уку йортында белгечләр әзерлиләр. Күбрәк инженерлык эше, ИТ-технологияләр, техник, математика, педагогика, медицина фәннәре белгечлекләренә ихтыяҗ зур. Интеллектуаль потенциалны үстерү җәһәтеннән Пермь краенда "Табигатьтән файдалану", Түбән Новгородта - "Технопоатформа -2035", Башкортстанда - "Дөнья күләмендә Евразия фәнни-гамәли үзәк" төзелде", - диде ул. 2021 елда Русия Хөкүмәте ярдәменә Уфада Евразия НОЦ вузара кампус төзү проекты алды. Илдәге 8 мәйданчыктан Уфаны әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен иң уңайлы итеп таптылар. Бу мәйданчыкны республика Башлыгы Радий Хәбиров Петербург халыкара икътисади форумында Дмитрий Чернышенкого тәкъдим итте. Ул, үз чиратында, бу проектны югары бәяләде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас