+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 июнь 2022, 10:10

Берсе дә ярдәмсез калмаячак

Башкортстанда инвалид балалар тәрбияләүчеләр өчен махсус программа булдырылды.

Берсе дә ярдәмсез калмаячакБерсе дә ярдәмсез калмаячак
Берсе дә ярдәмсез калмаячак
Башкортстан Балаларга ярдәм федераль фондыннан республика программасын тормышка ашыру өчен 8,7 миллион сум күләмендә грант алачак. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров белдерде.

“Башкортстанда, тулаем Русиядәге кебек үк, инвалид балалар санының артуы күзәтелә. Алар өчен без махсус республика программасы әзерләдек.

Проект реабилитация үзәкләре эшенең яңа моделен күздә тота һәм, беренче чиратта, инвалид балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча ата-аналарны укытуны үз эченә алачак. Проектта 16 муниципалитет катнашачак, 2 ел эчендә без 36 мең ата-ананы укытачакбыз.
Проект авыр тормыш хәлендә булган Балаларга ярдәм итү федераль фонды конкурсында сайлап алу узды. Ул безнең республика хезмәтләренә системалы рәвештә ярдәм итә. Тиздән Башкортстан программаны тормышка ашыру өчен 8,7 миллион сум күләмендә грант алачак, ә 2 елга финанслауның гомум күләме 17, 4 миллион сум тәшкил итәчәк. Без инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр белән эшләү өчен дәүләт оешмалары һәм коммерциягә карамаган оешмалар ресурсларын системалы рәвештә туплыйбыз.

Бүгенге көндә республикада 5 тернәкләндерү үзәге, муниципалитетларда 19 филиал эшли, елына 17 меңнән артык балага хезмәт күрсәтелә”, — дип яза Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас