+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 июнь 2022, 03:55

Полилингваль мәктәпләр беренче кошчыкларын очырды

Башкортстан полилингваль белем бирүне үстерү буенча Русиядә лидерлык позициясен били.

Полилингваль мәктәпләр беренче кошчыкларын очырдыПолилингваль мәктәпләр беренче кошчыкларын очырды
Полилингваль мәктәпләр беренче кошчыкларын очырды
Башкортстан полилингваль мәктәпләренең беренче чыгарылыш сыйныф укучылары укуда бик яхшы уңышлар күрсәтте. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Әйтик, быел республиканың 1нче Республика полилингваль күппрофильле гимназиясенең 48 унберенче сыйныф укучысының 29ы - БДИны 90 һәм аннан да югарырак, ә ике гимназист урыс теле һәм физика буенча 100 балл алды. 14 чыгарылыш сыйныф укучысы “Укудагы аерым уңышлары өчен" медале белән бүләкләнде.

Министр полилингваль мәктәпләрдә “Шәйморатов сыйныфлары" булдыру проектын уңышлы гамәлгә ашыруларын билгеләп үтте. Аларда патриотик тәрбия бирүгә аерым игътибар бирелә.

Башкортстанда шулай ук полилингваль мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре челтәрен үстерәләр. 2020 елда Уфада 202 нче “Аманат” полилингваль балалар бакчасы ачылды. Уфа, Сибай, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләрендә, шулай ук Хәйбулла, Баймак, Учалы, Дүртөйле һәм Салават районнарының 11 балалар бакчасында урыс, башкорт, инглиз телләрен өйрәнүче полилингваль төркемнәр эшли.

 
Фото: glavarb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас