+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 июнь 2022, 15:05

Берьюлы өч укучыда — 100 балл!

Кайсы мәктәп шундый укучылар әзерли, дисезме?

Берьюлы өч укучыда — 100 балл!
Берьюлы өч укучыда — 100 балл!
Стәрлетамак 1нче гимназиясеннән берьюлы өч чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны 100 баллга тапшырган.
Химия фәненнән Аида Әлмәтова, урыс теленнән Анастасия Пасько һәм тарихтан Роберт Бәдретдинов имтиханда югары нәтиҗәләр күрсәткән. Бу хакта “Стерлитамакский рабочий” гәзите хәбәр итә.

Аида Әлмәтованы укытучысы Гөлнара Латыйпова әзерләгән. Шулай ук химия буенча 1нче гимназиянең унберенче сыйныф укучылары Анастасия Пасько (95 балл), Алена Чиликина (95 балл) һәм Аделина Усманова (91 балл) югары балл җыйган.
Урыс теле буенча БДИда 100 балл җыйган Анастасия Паськоны укытучы Юлия Смехова әзерләгән.

Роберт Бәдретдиновның тарих фәненнән имтихандагы югары нәтиҗәләре шул исәптән укытучысы Галина Михеева тырышлыгы белән дә мөмкин булды.

Билгеле булуынча, Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл алган һәм республика вузларына кергән Башкортстан мәктәпләрен тәмамлаучыларга узган елдан бер тапкыр бирелә торган премия түләнә. Аның күләме — 150 мең сум.

50 мең сум күләмендәге премияне шулай ук 100 балл җыючы укучыларны әзерләүче педагоглар да алачак.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: