+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 июнь 2022, 09:35

"Чыгарылыш кичәләре артта калды, киләчәккә юл ярырга вакыт"

Вузларда бюджет урыннары артты.

"Чыгарылыш кичәләре артта калды, киләчәккә юл ярырга вакыт""Чыгарылыш кичәләре артта калды, киләчәккә юл ярырга вакыт"
"Чыгарылыш кичәләре артта калды, киләчәккә юл ярырга вакыт"

"Катлаулы имтиханнар, романтик чыгарылыш кичәсе һәм гаҗәеп матур таң атуы артта калды. Киләчәк турында уйларга вакыт.

Башкортстан югары уку йортларында бюджет урыннарын 909га арттырды, 2022-23 уку елына алар - 14 374.

Яңа һөнәрләр барлыкка килде - компьютер уеннары һәм виртуаль симуляторлар инженеры, стартаплар менторы, пилотсыз техника проектлаучысы. Гадәти булмаган һөнәрләрне УДНТУ, УДАТУ, БашДУ һәм БДПУда үзләштерергә тәкъдим итәләр.

Кая барырга, нинди һөнәр сайларга икәнен билгеләү өчен, яшьләрнең тагын бер айга якын вакыты бар. Документларны 27 июльгә кадәр кабул итәләр. Быел, традицион кабул итү комиссияләреннән тыш, колледжларга һәм вузларга документларны [url=https://www.gosuslugi.ru/vuzonline]https://www.gosuslugi.ru/vuzonline[/url] сайты аша җибәрергә мөмкин.


Барыгызның да үз юлын табуын телим, уңышлар сезгә. Без сезне һәрвакыт көтәбез", - дигән бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас