+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 июль 2022, 11:50

Кытай теленнән — 93 балл!

Башкортстанда быел кытай теле буенча БДИны бердәнбер укучы тапшырган.

Кытай теленнән — 93 балл!Кытай теленнән — 93 балл!
Кытай теленнән — 93 балл!

Уфаның 160нчы лицеен тәмамлаган Аэлита Воробьева — Башкортстаннан быел кытай теле буенча БДИ тапшырган бердәнбер 11нче сыйныф укучысы. Кызның нәтиҗәләре таң калдыра — 93 балл!

— Кытайга һәм кытай теленә булган мәхәббәтем инде 9 ел дәвам итә. Болар барысы да әти-әнием ярдәме белән. 12 ел элек аларга Пекинга бару мөмкинлеге тиде. Аларда бу ил һәм аның халкы шулкадәр тәэссоратлар тудырган иде. Шуңа күрә әти, һичшиксез, мин бу телне өйрәнергә тиеш дип карар иткән. Өченче сыйныфта ук телне өйрәнә башладым, — дип сөйләгән “Башинформ” агентлыгына Аэлита.

9нчы сыйныфта укыганда кыз мәктәп укучыларының кытай теле буенча Бөтенрусия олимпиадасында катнаша. Мәктәп һәм муниципаль этапларны үтеп, төбәк этабына чыга. Кытай теле буенча олимпиадада бу аның беренче тәҗрибәсе була һәм ул призерлар исемлегенә керә.

Аэлита сөйләвенчә, 9нчы сыйныфта ул “Мәктәп эскәмиясеннән эшкуарлык” төбәк проектында кытай телен укыту буенча бизнес-план белән катнашкан, анда да беренче урынны алган. 10нчы сыйныфта кыз фәнни-тикшеренү эше алып бара, Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасында катнашып, төбәк дәрәҗәсендә җиңүче була, ләкин йомгаклау этабына чыга алмый.

Агымдагы елда Аэлита Воробьева кытай теле буенча төбәк этапта абсолют җиңүче булды һәм укырга керү баллы буенча йомгаклау этабына чыкты.

Аэлита документларын берничә Кытай югары уку йортларына җибәргән һәм соңрак югары уку йортлары вәкилләре белән әңгәмә узган. Чыгарылыш кичәсенә ике көн калгач, аңа югары уку йортыннан җавап килгән. Укучы кызга “Халыкара сәүдә һәм икътисад” белгечлеге буенча “Шанхай халыкара бизнес һәм икътисад университеты”на Шанхай Хөкүмәте стипендиясен алу мөмкинлеге бирелгән.

 

Фото "Башинформ" агентлыгы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас